Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 36 очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 36 очрагы теркәлгән. Бер очрак читтән кертелгән, калганнары — контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Унбер кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда чирне 16 кеше йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекциялеләр саны буенча Баулы, Яшел Үзән һәм Спас районнары алда бара. Барлыгы бер көн эчендә Covid-19 авырулары 12 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 20 638 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 17 645 кешесе сәламәтләнде, шул исәптән 26сы — узган тәүлектә.

Татарстанда коронавирустан барлыгы 260 293 кеше вакцина алды. Республиканың 167 471 кешесе икенче доза белән прививка ясаткан инде. Тәүлегенә 2 720 кеше вакциналаштырылган.

Covid-19дан вакцинациягә биш төрле ысул белән: РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, бердәм122 номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә язылырга мөмкин.


Фикер өстәү