Өч игезәк әнисе ике баласын һәм ирен үтергән

Владивостокта өч бала әнисе ирен һәм ике баласын үтергән. Өченче балаларын  бакчада булуы гына саклап калган.

Танышлары сөйләвенчә, соңгы вакытта ул бик нык аруыннан зарланган. Балалары көтеп алынган булган. ЭКО ярдәмендә аларның биш ел элек өч игезәкләре — ике малай һәм бер кызлары туган.

Светлананы дус кызлары яхшы күңелле, позитив хатын-кыз буларак искә ала. Тик соңгы вакытта ул үзгәреп киткән. Еш кына талчыгуы хакында әйткән. Гаиләдә еш кына низаглар чыгып, ире белән аерым да яшәп алганнар.

Фаҗига булган көнне алар тагын сүзгә килгән булганнар. Ире белән балаларын үтергәннән соң, Светлана сабыйларның мәетен сумкага яшергән. Аннары кинотеатрга киткән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Хатынга медицина, дактилоскопик, молекуляр-генетик һәм психологик-психиатрик экспертизалар үткәрәчәкләр.


Фикер өстәү