Бетәбезме, калабызмы: үлүчеләр саны ачлык елларындагы күрсәткечләрдән генә калыша

Россиянең эчке хәлен бүген беркайчан да булмаганча тышкы сәясәт билгели. Аянычтыр: безне зур сугышка тартып кертергә телиләр. «Россия янавы» дигән сылтауга аркаланып, Көнбатыш альянс үз көчләрен торган саен безнең чикләргә якынрак тартып китерә.

30 апрель көнне Италия хәрби һава көчләренә караган 4 F-35А Lightning II юк итүче хәрби очкычы Эстониядәге Эмари авиабазасына төшеп кунаклады. Бу очкычларны радарлар белән күреп булмый, шул сәбәпле Россия һава һөҗүменә каршы тору системалары алар каршында көчсез диярлек. Белгечләр, бишенче буын очкычларның безнең чиккә ул дәрәҗәдә якынаюлары тарихта беренче тапкыр, диделәр. Башка төр хәрби техниканың һәм җанлы көчләрнең дә көнбатыш чикләрдә туплануы дәвам итә. Вашингтонда, Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга телибез, дип сөйләнә-сөйләнә, акрын гына боҗраны кысалар, яңа санкцияләр белән дә яныйлар. Аңлашыла инде: Кремльне үз кубызларына биетергә телиләр. Зур сугышка җөрьәт итмәсләр дип өметләник. Әмма киеренкелек тәмам безнең хәлне ала. Россия хәрби чыгымнарын арттырырга мәҗбүр. Без инде хәрби бюджетның Эчке тулай продуктка пропорциясе ягыннан дөньякүләм лидерга әверелгәнбез.  Бу хәл үзе генә дә икътисадка бик нык суга. Без әле дә зур держава буларак һәм бай ил булу сәбәпле генә басымга түзәбез. Әнә тышкы басым астында Венесуэлада хәлләр бөтенләй яман. Анда соңгы көннәрдә генә минималь хезмәт хакын 0,64 доллардан 2,40 долларга кадәр күтәрделәр. Азык-төлек карточкаларын да өстәгәннән соң бер айлык керем 3,50 долларга җитә диләр. Бу акчага бер кило сыр яисә 30 йомырка алып була икән.

Россия, әлбәттә, андый хәлгә үк төшмәс. Әмма сугыш ветераннарына бәйрәм уңаеннан күрсәтелгән ярдәм күләме ягыннан Казакъстан һәм Үзбәкстан кебек дәүләтләрдән байтак калыша башлаганбыз. Ветераннарга үзбәк хакимиятләре күрсәткән ярдәм, безнекеннән 8,5 тапкыр артып, сумга күчереп исәпләгәндә 85 меңгә җиткән. Казакъстанда исә бездән 17,4 тапкыр ук уздырганнар: 174 мең сумлык акчалата ярдәм оештырганнар.

Иң яхшы медицина системасының берсенә ия булуыбызга карамастан, илдә үлем күрсәткечләре рекордлы рәвештә артуын дәвам итә. «Интерфакс», Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, март аенда 191320 кешенең бакыйлыкка күчүен әйтә. Бу февраль белән чагыштырганда 10,7 процентка, еллыкка күчереп исәпләгәч, 25,3 процентка артык икән. Үткән ел болай да үлем күрсәткече рекордлы булган: декабрь рекорды 63 процентка җиткән. Бу 1947 елгы ачлык вакытындагы күрсәткечләрдән соң иң яман күрсәткеч, диләр.

Ил җитәкчелеге вазгыятьне уңайга бору өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Владимир Путин Юлламада игълан ителгән ярдәмне тормышка ашыру буенча тиешле әмерләргә имзасын салды. Мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сумлык бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм, ялгыз аналар тәрбиясендәге балалар өчен ай саен бирелә торган пособиеләр ияләренә вакытында барып җитәчәк. Дәүләт Думасында дивидендларны чит илгә чыгаручылар өчен өстәмә салым турында закон эшләүгә тотындылар дигән хәбәр дә бар. Бу адымнар илдәге икътисади хәлне яхшыртырлар дип өметләник. Әле ел яңа гына башланды, әмма россияле олигархларның байлыгы инде 28 миллиард долларга үскән. Бу акча офшорга озатылудан туктап, ил файдасына эшли башласа, барыбызның да байлыгы артачак бит.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү