Табиб-бактериолог Инна Вәлиуллина: «Вирусларны антибиотиклар ярдәмендә дәвалау куркыныч»

Соңгы бер елда коронавирус, пандемия кебек яңа сүзләр белән беррәттән, антибиотиклар турында да еш ишетергә туры килде. Ул – бик күп катлаулы чирләрне җиңәргә ярдәм итә торган нәтиҗәле чараларның берсе. Антибиотикларны табиб кушуы буенча гына эчәргә кирәклеген һәркайсыбыз белә. Әмма кайчак бу дарулар ярдәмендә үзлегебездән генә дәваланырга тырышабыз. Антибиотикларны саксыз куллану нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Республика клиник хастаханәсенең клиник бактериология лабораториясе мөдире, табиб-бактериолог Инна Вәлиуллина белән шул хакта сөйләштек.

– Инна Робертовна, соңгы арада телдән төшмәгән антибиотиклар нидән гыйбарәт?

– Антибиотиклар чоры чагыштырмача яңарак – узган йөзьеллыкның 40 нчы елларында гына башланды. Билгеле булганча, микроорганизмнар (вируслар, организмдагы паразит суалчаннар (гельминт), гөмбәчекләр) күптөрле һәм аларның берсе дә антибиотикларга бирешми. Антибиотик бактерияләргә генә йогынты ясый ала. Алар да үз чиратында бик нык тармаклана. Шуңа күрә антибиотикларны универсаль чара дип әйтеп булмый. Бер антибиотик бөтен төр бактерияләрне юкка чыгара дип уйларга ярамый. Аның аерым бер төр бактерияләргә генә йогынты ясаучылары да  билгеле.

– Кайчак авырулар үзләре үк антибиотик белән дәвалауны таләп итә бит.

– Әйе, иң беренче чиратта, табиблар тарафыннан кирәксә-кирәкмәсә  дә антибиотик билгеләү очраклары кимесен иде. Ник дигәндә, авырулар арасында төрле кеше очрый. Кайберәүләр үзләренә антибиотик язуларын сорау гына түгел, таләп үк итә. Табибның исә еш кына аңа хәзерге вакытта антибиотик эчәргә кирәкмәвен аңлатып торырга вакыты булмый. Шуңа күп кенә табиблар яза да җибәрә. Провизорларга килгәндә, антибиотикларны рецептсыз гына сатуны чикләргә телибез. Дару алучыларның күбесе аларны табиб белән киңәшләшмичә, үз белдеге белән алырга тырыша. Халыкның антибиотик турындагы белемнәрен дә арттырасы иде.

–  Ни өчен вируслы авыруларны антибиотик ярдәмендә дәваларга ярамый?

– Авыруларда күзәтелгән билгеләрнең якынча 70 проценты вируслар аркасында пәйда була.  Аларны антибиотиклар ярдәмендә дәвалау куркыныч. Әмма күпләр андый чакта, табиб антибиотик эчәргә кушса, температурам төшәчәк, сызлану-авыртулар басылып, тизрәк терелеп аякка басачакмын, дип уйлый. Бу – ялгыш фикер. Антибиотик бу билгеләрнең берсен дә юкка чыгармый, ул бактериаль күзәнәккә генә тәэсир итә. Күз алдына китерегез: вирус йоктырган кеше танышлар киңәше, интернетта укыганнарга таянып яки үз белдеге белән дәвалана башлады, ди. Бу очракта антибиотик вирусларны үтерми, ә организмыбызны саклаучы файдалы бактерияләрне юкка чыгара башлый. Антибиотикларны үз белдегең белән куллану аркасында, кешедә аллергия башланырга, эче китәргә, кандидоз барлыкка килергә мөмкин. Интернетта, нинди үтүк алырга икән, дип эзләнеп була әле. Ә менә даруларны, бигрәк тә антибиотикларны интернеттан укып өйрәнү, шулар ярдәмендә үзлегеңнән дәваланырга тырышу – зур хакта.

–  Вируслар антибиотикка бирешми, дисез. Ләкин вируслы авыру саналган коронавирусны башта антибиотиклар ярдәмендә дәваларга тырышып карадылар бит…

– Яңа инфекция чыккач, бөтен дөнья аптырап калды, ниндидер курку бар иде. Ә курыкканда бик үк дөрес булмаган карарлар да кабул ителергә мөмкин. Һәр ике атна саен диярлек коронавирусны ничек дәваларга кирәклеге турында яңа киңәшләр чыга торды. Мин вирусолог түгел. Шуңа күрә бу катлаулы инфекция турында тирәнгә китеп сөйли алмыйм.

– Антибиотикларның нинди тискәре йогынтысы булырга мөмкин?

– Антибиотик көчлерәк булган саен, тискәре йогынтысы да көчлерәк булырга мөмкин. Кайбер төр антибиотиклар – колак нервына, икенче берләре бөер, ашкайнату системасына «бәрә» ала. Аллергия очракларына да китерергә мөмкин. Монда күп әйбер табибның белем һәм тәҗрибәсеннән, сизгерлегеннән тора. Бик катлаулы очракларда белгечләр безгә – бактериологларга шалтыратып та киңәшләшә ала. Кешенең иммунитеты күп кенә вирусларны үз көче белән җиңәргә сәләтле. Әмма тулысынча савыгу өчен билгеле бер вакыт кирәк. Әгәр кеше шушы вируслы инфекция вакытында антибиотик эчеп, хәлем рәтләнде дип тынычланса – ялгыша. Моны фәкать организм үзе җиңә алган дигән сүз. Бу – очраклылык кына.

– Антибиотиклар эчкәндә ничек тукланырга кирәк?

– Кеше һәр көнне дөрес тукланырга тиеш. Дарулар эчкәндә бигрәк тә. Хәзер күп кенә гүзәл затлар, ашарга пешерергә өлгермәгәч, кибеттән әзер ризыкны гына сатып ала. Ә бу организм өчен файдага түгел.  Дарулар эчкән вакытта баллы ризыкларны да чикләү хәерле. Ник дигәндә, глюкоза ялкынсынуны юкка чыгарырга ирек бирми.

Антибиотик куллану буенча Инна Вәлиуллина киңәшләре

  1. Табибка ышаныгыз. Белгеч антибиотик эчәргә кушкан икән, димәк, аны дөрестән дә эчәргә кирәк. Нормасын да бозарга ярамый. Биш көн дәвамында фәлән төймә эчәргә диелсә – моны да төгәл үтәргә кирәк. Дәвалану көнен дә, эчәргә тиешле төймә санын да үзгәртергә ярамый. Юкса, күпләр, бер-ике көннән хәлләре уңайлануга, дару эчүне дә туктату ягын карый.
  2. Антибиотиклар, гомумән, дарулар белән үзлегеңнән дәваланырга ярамый!
  3. Антибиотиклар белән дөрес дәвалану, аларны дөрес куллану турындагы аңлату эшләрен баласы бакчага йөргән ата-аналар белән сөйләшүдән үк башларга кирәк. Ник дигәндә, еллар дәвамында дөрес дәваланмаган яшь организм 18 яшенә нинди хәлгә киләчәк? Күз алдына китерү дә куркыныч. Шуңа күрә әти-әниләргә: «Сезнең иң кыйммәтле дару алырга акчагыз җитәргә дә мөмкин. Әмма шуны дөрес итеп кулланырга зирәклегегез җитәрме икән? Пыяладагы чебенне уч белән дә, чүкеч белән дә үтереп була», – дим.

 Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү