Казан Кремлендә “Девятаев” фильмына бәя бирделәр

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова күптән түгел киң прокатка чыккан “Девятаев” фильмына карата үз фикерен җиткерде. Әлеге фильмның режиссеры – Тимур Бекмамбетов.

Лилия Галимова әйтүенчә, әлеге фильм үсеп килүче яшь буын өчен гыйбрәтле тарих. “Фильмны карамаган кешеләр аны барып карасын, киңәш итәм. Искиткеч картина. Бу яшь буынның тарихта нинди бөек кешеләр эз калдыруын аңласыннар өчен гыйбрәт”, – дигән фикердә ул.
Лилия Галимова әйтүенчә, республикада шушы фильмга билетлар сатып алган хәйриячеләр һәм предприятиеләр аз түгел, алар ветераннарга фильмга бушлай барырга мөмкинлек бирә.


Фикер өстәү