Татарстан юлларында дүрт ай эчендә 58 кеше һәлак булган

1200дән артыграк кеше җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 58 кешенең гомере өзелгән. Шуның алтысы – балалар. 990 юл фаҗигасендә 1213 кеше җәрәхәтләнгән яки имгәнгән. Татарстан Баш дәүләт автомобиль инспекторы Ленар Габдрахманов  шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, быел җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арткан – шундый 10 очрак теркәлгән инде. 10 кешенең барысы да имгәнгән.

Баш дәүләт автомобиль инспекторы сүзләренә караганда, җәяүлеләр иминлеген арттыру өчен светофорсыз юл аша кичү урыннарын светофорлыга әйләндерү кирәк. Ул шулай ук җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арасыннан күбесенең (ун очрактан алтысы) караңгы вакытка туры килүен искәрткән. Шул сәбәпле Ленар Габдрахманов Министрлар Кабинетыннан торак пунктларда җәяүлеләргә яктылык чагылдыручы элементлардан файдалану бурычын  йөкләү мөмкинлеген карауны сораган.


Фикер өстәү