Америка препараты коронавирустан иң яхшы вакцина дип табылган

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Moderna вакцинасын чиктән тыш ашыгыч рәвештә кирәк булган очракларда файдалану өчен тәкъдим ителгән препаратлар исемлегенә керткән.

Бөтендөнья вакциналар конгрессы белгечләре Американың Moderna препаратын коронавирустан иң яхшы вакцина дип таныган. Бу хакта  конгресс сайтында әйтелгән. Конгресс утырышы быел онлайн-форматта узган.

“Америка белән Германия компанияләре – Pfizer/BioNTech  җитештерә торган вакцина “Бик югары билге” алган. Moderna шулай ук “Вакцина өчен иң яхшы технология /платформа” номинациясендә җиңгән”, – диелә хәбәрдә.

Кыска исемлеккә (шорт-лист) Россиянең «Спутник V” препараты да эләккән. Анда шулай ук AstraZeneca, Bharat Biotech, Janssen, Medicago, Novavax, Pfizer/BioNtech һәм хайваннар өчен Zoetis вакциналары урын алган.

Moderna препараты оешма тарафыннан чиктән тыш тиз хупланган коронавируска каршы вакцинаның бишенчесенә әйләнгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары аннан 18 яшьтән өлкәнрәкләргә файдаланырга киңәш итә.


Фикер өстәү