Казанда 19 яшьлек егет 4 ир-атны пычак белән чәнчегән

6 майга каршы төндә Казанның Имәнлек урамында 29нчы йорт янында ир-атлар күмәкләп сугышкан. Нәтиҗәдә, 4 ирне пычак белән җәрәхәтләгәннәр. Җинаятьтә гаепләнүче 19 яшьлек егет кайнар эздән кулга алынган.

Ике сәрхүш егет ишегалдындагы машиналарга типкәләп йөргәннәр. Сигнализация тавышына урамга чыккан ир-атлар егетләрне тотканнар һәм матди зыянны түләү хакында сөйләшү өчен әти-әниләрен чакырырга кушканнар. Ә егетләрнең берсе моңа җавап итеп, дустын чакырган. Ул килгән һәм ир-атларга пычак белән янаган. Нәтиҗәдә, ул 29, 37, 49 һәм 55 яшьлек ир-атларны пычак белән чәнчегән. Ирләрнең өчесенең хәле уртача авыр, ә берсенеке авыр дип бәяләнә.


Фикер өстәү