Чираттагы ялларын үзебездәге сәяхәткә багышларга җыенучылар саны арткан

Республика халкының бер өлеше ялны бакчада, походлар һәм пикникларда уздырачак.

Быел республика халкы чираттагы ялны ничек уздырырга ниятли? Кайда баруны, нәрсә белән шөгыльләнүне күздә тота? hh.ru эш эзләү сайты республикада яшәүчеләр арасында сораштыру үткәреп, шушы сорауларга җаваплар табарга тырышкан.

Шулай итеп, респондентларның 37 проценты Россия буенча сәяхәтне сайлаган. 31 проценты көнкүреш эшләре белән шөгыльләнәчәген әйткән. 29 проценты походларда, пикниклар, бакчаларда ял итәргә җыенуын белдергән.

Шул ук вакытта респодентларның биштән бер өлеше күптән түгел генә Төркия белән Танзаниягә самолетлар очуны туктатуның ялга корып куйган планнарын бозуын искәрткән. Россия буенча яки чит илгә сәяхәтләргә килгәндә, республикада яшәүчеләр сәфәргә күп дигәндә 50 мең сум акча исраф итүне күздә тота икән.

– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанда яшәүче һәр өч кешенең берсе чираттагы ялының җитәрлек булмаячагын белдерә. Бигрәк тә медицина, фармацевтика өлкәсендә эшләүчеләргә һәм банк хезмәткәрләренә җитми икән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча төбәк хезмәткәрләренең яртысыннан күбесе, тәгаенләп әйтсәк, 76 проценты 2021 елда әле чираттагы ялын алмаган, – дигән, сораштыруга йомгак ясап, hh.ru сервисының Идел буе төбәгендәге матбугат хезмәте җитәкчесе Александра Севастьянова.


Фикер өстәү