Ике бала белән авыр хәлдә калган Зөһрә Закирова: «Башта әни яратмады, аннары балаларымның әтисе ташлады»

Казанның «Салават күпере» бистәсендә яшәүче  Зөһрә Закированың авыр яшәве хакында безгә «Инстаграм» аша хәбәр иттеләр.

– Изге айда бу гаиләгә ярдәм итсәк иде. Мин Зөһрә белән күптән түгел генә таныштым. Бер ялгызы ике бала үстерә. Ире юк. Ничек тә булышырга иде аларга. Мин булдыра алганча, ярдәм итәм. Дусларым да бераз булыша. Зөһрәнең ипотекасы да бар бит әле. Аны түлисе бар. Эшләгәне ашарына гына җитәр иде дә бит, фатир өчен түләргә кирәк. Бу гаилә хакында газетага язсагыз иде. Бәлки, булышырга теләүче кешеләр табылыр, – дип язган Гөлсирин исемле укучыбыз.

Шушы хәбәрдән соң «ВТ» журналисты «Салават күпере»нә юл тотты. Без гаилә кичке ашка җыелган чакка туры килдек. Ишектән керүгә каршыма ике бала йөгереп чыкты. 8 яшьлек Радмила һәм 2 яше дә тулмаган энесе Давыт. Сабыйлар бик якын кешесен күргән кебек кочакка килеп сыендылар. Берсен-берсе уздырып уенчыкларын күрсәтергә тотындылар. Радмила матур итеп сөйләшә аңлата белсә, Давытка ишарәләр ярдәмгә килә. Радмилага кулындагы курчак бик кадерле. Ул аны мохтаҗларга кием-салым җыя торган урыннан алып кайткан. Энесенә робот та биргәннәр. Зөһрә ничек авыр хәлгә калган соң? Якыннары кая? Иренә ни булган? Әнә шул сорауларга җавап табарга теләп, сүз башладым.

– Мин моңа кадәр «Горводзеленхоз» оешмасында эшләдем. Ул чакта тулай торакта яши идем.   Шулчакта ипотекага чиратка бастым. Үз куышымны булдырасым килде, – дип башлады ул сүзен. – Язмыш мине балачактан бирле сыный. Кечкенә вакытта әти эчкәч, әнинең безне тәрбияләргә мөмкинлеге булмагач, безне балалар йортына тапшыралар. Без өч туган анда яшәдек. Анда да рәхәт булмады. Гаиләдә дә ярату тоймадык. Берничә елдан соң безне кире әти белән әнигә бирделәр. Аларның тормыш шартлары яхшырган иде. Шуннан соң дүртенче туганыбыз туды. Тик әни безне яратмады. Без ятимнәр йортында чакта читләшкән иде инде. Гел кыйнап торды. Тикшерү килгәндә сукмыйм дисә, алар киткәч тукмый гына иде. Кечкенәдән үземне кирәксез, булдыксыз, ямьсез дип үстем. Әнинең кимсетүләре гомер буе озатып барды.

Зөһрә тизрәк бу йорттан китү ягына карый. Эшкә урнаша, тулай торактан бүлмә ала.  Артыннан йөрүче егетләр булса да, ул аларны якын китерми. Үзен бик ямьсез дип саный. Интернет аша бер ир-ат белән таныша. Ул исә, матур сүзләр язып, кызның күңелен яулый. Алар очраша башлый. Күп тә үтми, Радмила туа. Ир никахлашуга каршы була, Зөһрәгә өйләнергә теләми.

– Рус милләтеннән ул. Килеп йөрермен, балага булышырмын, диде. Законлы язылышмагач, алиментка биреп булмады. Әмма ул килгәндә бераз гына акча да калдыра иде. Безнең белән яшәргә теләмәде. Шуннан соң икенчегә бала көткәнемне белдем. УЗИ малай дигәч, яраткан кешем миңа өйләнер дип уйладым. Тик башкача килеп чыкты. Баланы табып бер ай узгач, миңа иремнең икенче хатыны шалтыратты. Баксаң, минем төсле хатыннары җитәрлек икән. Ул да бер ай элек кенә аннан ир бала тапкан булган. Шуннан соң мин нинди кеше белән очрашканымны аңладым. Өметемне өздем. Ни өчен акча бирмәгәнен дә аңладым. Димәк, аның хатыннары да, балалары да күп, – дип сөйли Зөһрә.

Икенче баласы тугач, Зөһрәнең фатирга чираты җитә. Ул «Салават күпере»нә күченә. Башта декрет акчасына тормыш көтәләр. Ә аннары улын бакчага биреп, бистәдәге мәктәпкә җыештыручы булып эшкә керә.

–  Балам бакчага бик ияләнеп бетә алмый әле. Еш авырый. Әлегә ярты ставкага гына идән юам. Акчам да күп түгел. 5 мең 600 сум түлиләр иде. Ә фатир өчен бер айга 8 мең 500 сум түләргә кирәк. Бакчага да акча түлисе бар. Кызым беренче сыйныфта укый.  Әле менә шушы көннәрдә генә мәктәп җитәкчелегеннән күбрәк эш сорадым. Хәзер инде акчам ипотека түләргә җитәчәк. Бераз гына ашарга да кала, – ди Зөһрә. – Әле менә бер фонд аша ярдәм иттеләр. Алар акча бирми. Киемнәр, кирәкле җиһазлар алып килә. Диваным юк иде. Бер кеше үзенә яхшы диван алган да, искесен мохтаҗларга бирәсем килә дигән. Фонд аша безгә эләкте. Рәхәтләнеп шунда йоклыйбыз.

Акчага интеккән вакытларында Зөһрә балаларының атасына мөрәҗәгать итә икән. Авырлык белән булса да бераз булыша, ди. Бистәдә яшәүче изге күңелле кешеләр дә ярдәм итеп тора.

– Күп әйберне мохтаҗлар өчен кием-салым җыючы җирләрдән барып алабыз. Андагылар безне белә инде. Артык әйбер җыймыйбыз. Кирәген алабыз да, шул җитә. Балаларымның да артык киеме юк. Булганына канәгать. Кызым башта бик яхшы укый иде. Әле соңгы арада укуы төште. Бушлай түгәрәкләргә йөртәм инде. Кызым әле улымны карарга да ярдәм итә. Үзем эшкә киткәндә, икесен калдырып торам. Уйнап утыралар, – ди Зөһрә. – Элек ашарга бернәрсә булмаган чаклар да бар иде. Хәтта тоз алырлык акча юк иде. Хәзер хәйрия оешмалары кире бормый. Ачка үлмисең. Мин кешегә салынып яшәүче түгел. Үзем дә эшлим. Тик акчам гына җитми.

Зөһрәгә Рамазан аенда ярдәм итүчеләр булган. Кемдер ризык китергән, киемнәр дә биргәннәр. Үзе ярдәм сорарга ояла. Ә күршеләре булышуыбызны сорый.

– Тормышы җиңел түгел. Ике баланы ашату-эчертү өчен дә күп кирәк. Хәзер кибетләрдә бар нәрсә кыйммәтләнде. Ипотека түләве дә ай саен артып бара. Ул инде фатир өчен түләрлек эшли. Ә менә яшәр өчен, безгә булышырга кирәк, – дигән безгә хат юллаган Гөлсирин.

Зөһрә Закировага без дә ярдәм оештырырга булдык.  Балаларына кием-салым, уенчыклар бирергә теләүчеләр 89872076910 телефон номерына шалтыратсын иде. Зөһрәгә акчалата булышасы килүчеләр өчен аның Саклык банкы картасы номеры: 2202 2007 0382 1890.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


2 фикер

  1. Бер суз де эйтмим. 10 классны бетердем. Бер тиен де бирмеде.эни. Бирерге де булмагандыр. Ике бала устердем. Утын ягып тырдым. Иптешем улде роддомда 3 кенлек булып калды. Зарланмадым. Шулай тырдык. Исем ките . Квартир биргечте керерлек тугел иде.

Фикер өстәү