Путин Россиянең коронавируска каршы вакциналарын Калашников автоматы белән чагыштырган

Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан уйлап табылган илебез вакциналарын дөньяда иң ышанычлы һәм иң нәтиҗәле дип бәяләп, аларны Калашников автоматы белән чагыштырган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, Европадагы белгечләрнең берсе препаратларга шундый бәя биргән. Чыннан да, ул хаклы булып чыккан. “Безнең препаратлар дистәләрчә еллар буе кулланылган технологияләргә нигезләнгән. Шул ук вакытта алар бик заманча да”, – дигән Путин.

Моңа кадәр Президент Россиянең кайбер төбәкләрендә вакцинация һәм коронавируска тест үткәрү темпларының берникадәр кимүен белдергән. Шул сәбәпле ул халыкка прививка ясау турында уйланырга – аның стратегиясен берникадәр үзгәртергә тәкъдим иткән.

Хәзерге вакытта Россиядә коронавирустан 4 вакцина бар. Беренчесе – “Спутник V”. “Аннан  соң тагын 3 вакцина – ЭпиВакКорона”, “КовиВак” һәм әле бүген генә бер компонентлы “Спутник Лайт” теркәлде.


Фикер өстәү