Путин майда озын ялларның коронавируска бәйле хәлне яхшыртуын әйткән

Май бәйрәмнәрен озайту турындагы карар үзен аклады: COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны кими, дип билгеләп үткән Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикова белән очрашуында.

Май аеның беренче ун көнен ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән Президентка Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, каникулның өзелүе аркасында кемнәргәдер шәһәр буйлап күбрәк йөрергә һәм берничә тапкыр шәһәрдән чыгарга, күбрәк кешеләр белән аралашырга туры киләчәк иде.

“Белүемчә, күрүемчә, шулай ук сезнең докладлардан да күренгәнчә, дөрес карар булып чыкты бу. Бездә авыручылар саны көннән-көн кими”, – дип басым ясап әйткән Путин.

“Шул ук вакытта тестлар уздыру һәм вакцинация дәвам итә”, – дип өстәгән Президент.

Исегезгә төшерәбез: 4-7 май көннәрендә эшләмәүчеләрнең хезмәт хакы саклана. Шул ук вакытта Президент Указын үтәмәгән эш бирүчеләргә дә җәза чарасы күрелми.

Узган тәүлектә илдә 7639 кеше коронавирус йоктырган. Үсеш темпы 0,16% тәшкил иткән. 351 сырхау үлгән, 7788 кеше савыккан. Чир йоктыручылар саны буенча беренче урында – Мәскәү (2114 кеше), Санкт-Петербург (715) һәм Мәскәү яны шәһәрләре (600).


Фикер өстәү