Равил хәзрәт Бикбаев: «Өйләнү, бала тәрбияләү дә – гыйбадәт»

Коръән-Кәримнең «Таратучылар» сүрәсендә: «Җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар кылдым», – диелә. Гыйбадәт ул нәрсә һәм аның максаты нидә? Кешенең бөтен тормышы үзе үк гыйбадәт була аламы? Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев безгә шул хакта сөйләде.

– Гыйбадәт ул – мәхәббәт белән буйсыну, түбәнчелек күрсәтү. Мәхәббәт белән диюнең үз хикмәте бар, чөнки кешене җәберләп, куркытып та буйсындырырга мөмкин. Болай булганда ул гыйбадәт дип саналмый да. Кайбер галимнәр әлеге сүзне киңрәк мәгънәдә аңлата. Аларча ул үз эченә Аллаһ яраткан, яшерен һәм ачыктан-ачык булган һәрбер изге гамәлне ала, монда төп шарт исә – кеше гыйбадәтне Раббыбыз ризалыгы өчен яхшы нияттән эшләргә тиеш. Шунысы да бар, гыйбадәт Аллаһы Тәгалә яки Аның илчесе Мөхәммәд (с.г.с.) билгеләгән сыйфатта гына була ала. Габдрахман Рәсүлев үзенең «Ислам дине» дигән китабында, гыйбадәт ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән рәвештә Аңа бәндәчелек кылу, ди. Әйтик, кеше Корбан гаетендә үз белдеге белән әтәч яки ат чала. Бу дөрес гамәл түгел, чөнки Коръәндә корбан итеп чалынырга рөхсәт ителгән хайваннар арасында алар күрсәтелмәгән. Пандемия аркасында узган ел хаҗга барып булмады. Аллаһ хаҗ кылырга кушкан, аны ничек тә үтәргә кирәк дип, бер җиргә кара таш куеп, шунда хаҗ гамәлләрен кылу яки хаҗ эссе вакытка туры килә дип аның вакытын үзгәртү шулай ук дөрес түгел. Хаҗ гыйбадәте билгеле бер урында, билгеле бер вакытта һәм билгеле бер рәвештә үтәргә тиеш.

– Эчке һәм тышкы гыйбадәт, диләр. Алар ничек аерыла?

– Тышкы гыйбадәткә намаз, корбан чалу, ураза тоту, Коръән уку, сәдака бирү, зәкят түләү керә. Эчке гыйбадәт ул – күңел гыйбадәте: Аллаһ турында фикерләү, зикер кылу, Аны олылау, Аңа ихласлык һәм тугрылык күрсәтү. Бу гамәлләр тыштан караганда күренми. Гыйбадәтләр кебек үк, гөнаһлар да ике төрле була. Кешедәге тәкәбберлек, хөсетлек кебек сыйфатларны башкалар күрә алмаска мөмкин.

– Игътикаф кылу – гыйбадәт эчендәге гыйбадәт, диләр. Моны ничек аңларга?

– Кайбер мөселманнар рамазан аеның соңгы ун көнендә мәчеттән чыкмыйча шунда гына яши. Рамазан аенда кеше уразада булып, болай да гыйбадәттә санала. Шуның өстенә игътикаф та кылса, гыйбадәт эчендәге гыйбадәт булып чыга. Уразалы килеш намаз, Коръән уку да шуңа керә. Рамазан ае – иң күп савап алып була торган ай, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк.

– Безнең бөтен тормышыбыз да гыйбадәткә кайтып кала түгелме инде?

– Аллаһ Раббыбыз Коръәндә, кешеләрне һәм җеннәрне Үзенә гыйбадәт кылсыннар өчен бар иттем, ди. Шул гыйбадәтләре белән Ул безне сыный да. Адәм баласы Аллаһ кушканча яшәргә һәм Аның ризалыгы өчен Ул тыйганнан тыелырга тиеш. Көненә биш вакыт намаз уку, рамазан аенда ураза тоту һәм башка Аллаһ кушкан гамәлләрдән тыш, гаиләне тәэмин итү, балалар тәрбияләү дә гыйбадәт була. Әгәр дә ир-ат, үзендә җаваплылык тоеп, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен иртән акча эшләү һәм шуның белән гаиләсен туендыру нияте белән эшкә чыгып китә икән, бу да – гыйбадәт. Уразага керәм дип сәхәр ашарга яки бераз ял итеп алам да Коръән укыйм дип ният кылса, ул да гыйбадәткә керә. Раббыбыз ризалыгы өчен хәрам әйберләрдән тыелса да, гыйбадәт санала. Шулай булгач, дөрес нияттә булган мөселман кешесе үзенең бөтен гомерен  гыйбадәттә үткәреп, җәннәт иясе дә була ала. Аллаһ, ике арада булган вәгъдәгезне үтәсәгез, Мин дә үземнең вәгъдәмне үтәрмен, ди.

– Гыйбадәт кабул булсын төп шарт, димәк, Аллаһ ризалыгына омтылу.

– Шәригать кушканча гамәл кылу һәм Аллаһ ризалыгы өчен ихластан кылынган гамәл.

– Иң олы гыйбадәт дип нәрсәне атарга була?

– Аллаһыга иман китергәннән соң, көненә биш тапкыр намаз уку. Намаз ул – адәм баласының Раббысына буйсынганын күрсәтә торган гамәл.

– Ә җеннәр Аллаһка ни рәвешле гыйбадәт кыла?

– Иманлы җеннәр дә, кешеләр кебек үк, намаз укый, ураза тота һәм калган бөтен фарыз гамәлләрне үтиләр. Фәрештәләр дә гыйбадәт кыла. Аллаһы Тәгалә аларны бар иткәч үк, бертуктаусыз сәҗдә кылып, тәсбих тартып Аллаһны мактап торалар һәм кыямәт көнендә, и Раббыбыз, без сиңа хакыйкый гыйбадәт кыла алмадык, дип әйтерләр ди. Көне-төне гыйбадәттә булсалар да, алар борчылып торалар. Ә адәм баласы исә биш вакыт намаз укуны да авырсына.

– Кошлар, хайваннар, үсемлекләр дә гыйбадәт кыламы?

– Коръәндә, бөтен мәхлүкат та Аллаһны мактый, кешеләр аларның зекер-тәсбихларын аңламый, ишетми генә, диелә.

– Аллаһ ризалыгы өчен өйләнергә кирәк дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Моны ничек аңларга?

– Ярлы сәхәбаләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нән бервакытны: «Йә Рәсүлулла, бай сәхәбәләр безнең шикелле намаз укый, ураза тота, әмма байлыкларыннан сәдака бирәләр. Ә без нишлик?» – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез аларга, сәдака ул акча гына түгел, сөбханаллаһ, әлхәмделилләһ дип әйтүегез дә, бер-берегезгә ярдәм итүегез, яхшылыкка өндәвегез, начарлыктан тыюыгыз да, хәтта берәрегезнең хатыныгыз белән якынлык кылуы да сәдака, диде. Кешенең үзенең шәһвәтен канәгатьләндерү ничек сәдака булсын дигәч, пәйгамбәребез аларга, әгәр дә кеше бу гамәлне зина аша кылса, гөнаһ языла, гөнаһтан тыелам дип, өйләнсә, саваплы була, дип җавап бирә. Кеше дөрес ният белән, үземне зинадан, хәрамнан саклыйм дип өйләнсә, ул да гыйбадәттән санала.

– Берәр игелекле гамәл кылыр алдыннан, Аллаһ ризалыгы өчен, дип ният әйтмәсәң, аның өчен савап язылмый, имеш. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертегез әле.

– Теләсә нинди игелекле эш өчен савап языла. Кешеләр арасын төзәтү, аларны яхшылыкка өндәү – яхшы гамәл. Кем шуны Аллаһ ризалыгы өчен дип аңлап эшләсә, савабы тагын да зуррак була. Моны яхшырак аңлау өчен тормыштан бер мисал китерик. Күрше хатыны берәр көнгә сездән балаларын карап торырга сорый. Синең өчен ул – мәшәкать, әлбәттә. Әмма үтенечне кире кагарга кыенсынып, алып каласың. Теләр теләмәс, икеләнеп эшләвеңә караганда, йа Раббым, Синең ризалыгың өчен балаларны карап торам, дип ниятләп алып калсаң, савабы зуррак.

– «Аллаһ каршында иң сөекле гамәл – кечкенә генә булса да дәвамлы булган гамәл» дигән хәдис бар. Монда сүз кайсы гамәлләр турында бара?

– Сүз бөтен гамәлләр турында да. Төнлә торып тәхәҗҗүд намазы укый башладыгыз ди. Ике-өч көн укыдыгыз да оныттыгыз йә иренәсез. Алар өчен савап языла, әмма Аллаһ каршында дәвамлы гамәл хәерлерәк. Елга бер сәдака бирүгә караганда, көн дә унар сум гына булса да сәдака бирү Аллаһ каршында сөекле гамәл санала.

Дилбәр Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү