Илсөя Бәдретдинованың гаиләсенә кайгы килгән

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың бертуган апасы Лилия Гыйльманова вафат булган. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итте. 

 — Урының оҗмах түрләрендә булсын, апай! Барыбызга да үрнәк булдың, сабыр канатым минем! — дигән ул.

Лилия ханым  яман чир белән көрәште. Кызганыч, авыру  көчлерәк булып чыкты. Аңа 51 яшь иде,  улы һәм кызы ятим калган.  Илсөя Бәдретдинованың кайгысын уртаклашабыз.

Илсөя Бәдретдинова: «Шап итеп җиргә төштем. Диагноз куйдылар…»


Фикер өстәү