Сугыш ветераны Әнвәр бабай: «Чын-чынлап сугышкан кеше яуда ятып кала ул, диләр…»

Исән кайтканнар – героймы? Буа районының Яңавыл авылында яшәүче 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Низамовка бу фәлсәфи сорауга еш җавап бирергә туры килә. Ияләнгән инде ул аңа. Быел Җиңүнең 76 нчы язын каршылый 96 яшьлек бабай. Үзе генә яшәсә дә, күңеле боек түгел. Бакчасында казына, качып кына машина йөртә, истәлекләрен барлый. Казанга парадка чакырсалар, анда барырга да риза.

Авыл һәм бабай

Әнвәр ага иртән көн саен бер чакрым җәяү йөреп, саф һава сулап кайтырга гадәтләнгән. Буыннарына тоз утыртырга тырышмый. Без килгәндә, өендә иде инде ул. Аннан машинасына утырып, авылны урап кайттык.

– Түлке юлда таш, яме, – ди ул, алдан кисәтеп. – Машинаны юасы бар әле, утырыгыз, әйдә.

Ялт иткән машина, тәрәзәсенә генә бераз тузан кунган. Машинасы белән күрше авыл кибетләренә кирәк-яракка да баргалый. Тик әллә ни ерак китә алмый, ЮХИДИ хезмәткәрләренең туктатуы бар. «Мин йөрергә курыкмыйм. Сәламәтлегем дә әйбәт. Врачлар гына рөхсәт итми», – ди Әнвәр ага. Инде 70 ел рульдә ул. Бу – дүртенче машинасы.

Авыл урамы буенча барабыз. Дык-док… дык.. док… Тешне чытырдаттырып, тәгәрмәчкә ташлар килеп бәрелә. Иң мөһиме юл бар. Авылның да бабай белән бергә картайганлыгы сизелә. Монда кеше яшәми, ә тегесендә әле торалар, дип йортлар саныйбыз. Ташландыклары да шактый. Элек гөрләп торган авылның яртысында халык яшәми. Яшьләр шәһәргә китә дә кайтмый. Мәчетнең ишекләре ябык. Заманында Әнвәр абый мәктәптә физика укыткан. Белем йорты да юкка чыккан. Үзе ул – Югары Наратбаш авылыннан. Ә Яңавылны халык телендә «Күчкән Наратбаш» дип йөртәләр. Югары Наратбаш авылы кешеләре нигез салган монда.

Әнвәр бабайның йорты яшел төстәгесе, тәрәзә йөзлекләре дә бизәкле. Үзенә охшаган, ниндидер бер җылылык бөркелә. Җылы өйгә кереп утыргач, бабай, яшь чакларын искә төшереп, башта гармунын тартты. Күптән кулына тотмагач, бераз көйсезләнеп торса да, җаена төште барыбер. «Хәзергесе белән яшь чакта уйнау бер түгел инде. Үткәндәгесе күпкә дәртлерәк», – ди, аерманы сизеп. Монысы инде – үзенә бәя. Гармун тарткан арада авыл фельдшеры Наилә Мөхәммәтҗанова килеп җитте. Юк, бабай сәламәтлегеннән зарланмый, бар да тәртиптә. «Районның баш табибы Наиләне минем өчен тота. Рәхмәт төшкере, көн саен иртә-кич хәлемне белешеп тора. Кызым кебек ул миңа. Тормыш иптәшем бакыйлыкка күчкәнгә сигез ел инде», – ди ветеран. Күп тә үтмәде, ишектән социаль хезмәткәр Светлана Горелкина да килеп керде. Ул күрше Толымбай авылыннан атнага бер мәртәбә кирәк-ярагын китерә, вак-төяк эшләрендә булыша. Бабай – игътибар үзәгендә. Тәмле сүз, елмаю. Аңа шуннан артыгы кирәкми.

Хәзер укыта алмас идем

Бакчасына суган, сарымсак, кишер, чөгендерен әллә кайчан чәчеп куйган. Иртәнге сәгать 7дә үк эшен төгәлләгән. Иртә торсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә. Ул шулай яшәргә гадәтләгән. Тәрәзә төбендә помидорлар үсеп утыра. Тиздән күчерер вакыт та җитә. Бакчасына бер кат экскурсия дә ясап кердек. Каенга башын куеп, фотога да төште бабакай. Алмагачлары бер елны өшегән булган. Шул вакыйгаларны искә төшерде. Хәтере, сөбханалла.

– Ризык сайланып тормыйм. Аракы эчмим, тәмәке тартмыйм. Зарланырга яратмыйм, гел матурлыкны гына күрәм. Озын гомернең сере шунда. Октябрьнең 15ендә Алла боерса, 97 яшь тулачак. Ял итәргә юлламалар да биреп торалар, баш тарткан юк. Заманадан артта калырга тырышмыйм. Телефоным бар, интернет та тота. Сөйләшкән өчен акча да түләргә кирәми, – ди ветеран, канәгатьлек хисе белдереп.

Укытучы икәнлеге дә әллә каян күренеп тора. Төгәл, таләпчән… Мәктәптә 36 ел физика укыткан ул. «Хәзер укыта алмас идем, тәрбия дә, уку системасы да башка, без аңа күнмәгән», – ди. Мәктәпләргә баргач, балаларның сугыш турында кызыксынуларын әйтә. Әнвәр бабай аларга үз хатирәләрен сөйли. Өч ел сугыштан бер дә чыкмагач, сөйләрлек сүзләр дә күп. Шул ук вакытта кешеләрнең мөнәсәбәте күңелен кырган чаклар да булмый түгел. Бу хакта турыдан бәреп әйтә.

– Сугыштан исән-сау кайткач, безнең ил-көн өчен ут йотканыбызга ышанмаучылар да бар. Чын-чынлап сугышкан кеше яуда ятып кала ул, диләр. Мондый сүзләрне ял итәргә баргач та ишетәм. Ышанмаучылар бар, андыйлардан туеп бетәм. Бәхәсләшеп булмый. Аңлаганы аңлый, аңламаганы юк. Кайберләренә катырак итеп тә әйтәм. Сугышта кемгә нинди вазыйфа эләгә бит. Бар кеше дә сугышта үлеп бетми, кызым, – ди ул.

Фотоларда сугыш эзләре

Сугышка 11 яшьтәше белән бергә чыгып китә, авылга бары ул гына әйләнеп кайта. Калганнар яу кырында ятып калган. 17 яшьлек егетне 1942 елның августында сугышка алганнар.

– Безне Тәтешкә ат белән илттеләр. Казанга пароходта бардык. Ут юк иде. Ул вакытта немец самолетлары Идел өстеннән оча иде инде. Аннан Горькийга шоферлыкка укырга җибәрделәр. Дүрт ай буе укыдык. Машина йөртү таныклыгы алдык. Мәскәүдә 29 нчы зенит артиллериясе дивизиясе оеша иде. Безне шунда беркеттеләр. Тик кешеләр дә, пушкалар да җитми дип, тәҗрибә тупларга заводка урнаштырдылар. Өйдән хат килде. Әтием Борһан Мәскәүдә икән. Заводта «Катюша»лар ясады алар. Шунда әтине эзләп табып, икәү фотога төштек. Икебез дә сугыштан исән-сау кайттык, – дип сөйли Әнвәр ага.

Әнвәр бабай «Катюша»да йөргән. Дәһшәтле елларның хәтер җебен ычкындырмас өчен, үзе төшергән фотоларга карап алгалый. Сугыштан исән кайткан фотоаппараты сакланмаса да, рәсемнәр төсен югалтмаган. Казандагы архивтан фотоальбомын сорап килгәннәр, әмма бирмәгән. 9 нчы сыйныфта укыганда, фотога төшерү буенча түгәрәккә йөргән Әнвәр бабай. Сугышта фотоаппарат табып, вакыйгаларны төшереп, кәгазьгә язып барган. Праганы азат иткәндә, машина эчендә фотоларны ясарга җай чыккан.

Ике елдан гына әйләнеп кайткан

Бабай сөйли, хискә бирелеп, күзләрен дә йомып та ала. «Курск дугасы»ндагы бәрелешләрне искә алган чагы иде бу. Сугышка пушкаларны тагып, Прохоровка дигән авыл ягыннан кергәннәр. Әле күптән түгел бу авыл турында кино да караган ул. Иң авыр сугыш шунда булган. «Бер генә сан китерәм. Анда немецларның 2300 танкы катнашса, безнеке – 3200. Миллионнан артык кеше сугышты. Бик көчле булды ул. «Курск дуга»сында катнашкан өчен Путинның рәхмәт хаты бирелде», – ди.

Барысын да язып бетерерлек түгел. Үткән шәһәрләр дә күп, юллар да озын. Бабайның язмышы турында бер кино төшереп булыр иде.

– Германиягә аяк басарга тиеш идек. Ул вакытта буш землянкада тордык. Табиблар килеп, Себер язвасыннан укол кадады, бик каты авыртты ул. Шунда бер егет минем «землягым»ны тапкан. Толымбайдан бергә укыган классташымның әтисе, сапер иде ул… Германиягә килеп кердек. Анда тыныч, ватык-җимерек тә түгел. Ишегалдында бәрәңге пешеп утыра, дуңгызлары мыркылдый. Тормыш дәвам итә. Тик кешеләре генә чыгып качкан… – дип искә ала ул.

Сугыш беткәннән соң тиз генә әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа. Әнвәр Низамов бер генералны йөртә. Тәмәке тартмый торган кеше кирәк булгач, шофер буларак, аны тәкъдим итәләр. Ике елдан артык шофер булып эшләп, авылга бары 1947 елда гына әйләнеп кайта.

– Бәхет ул – тәлинкәгә салып бирә торган әйбер түгел. Аны тапсаң, үзе киләчәк. Без күргән нужаны беркем дә күрмәсен иде. Хәзерге тормышта бөтен нәрсә бар. Булганның кадерен белегез. Бар кешене дә хөрмәт итегез. Бергә яшәгәндә барысын да хәл итеп була. Әти-әниләрегезне кадерләгез. Аларның фатихасын алмаган кеше беркайчан да рәхәт күрмәячәк, – дип озатып калды безне шат күңелле Әнвәр ага.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү