Марсель Мәхмүтов: «Иҗатымнан, иң беренче чиратта, үзем канәгать булырга тиеш»

Аны режиссер гына дию бик аз. Ул бары тик актер һәм алып баручы гына да түгел. Шуларга өстәп, ул әле – продюсер да, кадерле әти һәм яраткан ир дә. Шуңа да аңа тәүлектәге 24 сәгать аз тоела. Сүзебез Марсель Мәхмүтов турында.

– Режиссурага килүегез турында сөйләгез әле.

–  Иң беренче чиратта, мин – актер. Әмма  иҗади процесста актер – башкаручы гына. Дөрес, ул да образ өстендә эшләүгә бәһасез өлешен кертә. Шулай да, ул – режиссерның бер инструменты, кушканны үтәүче. Ә режиссер – иҗатчы. Миңа иҗат итү, үз уйларымны әсәр аша белдерү кызыграк тоела. Шуңа күрә уйнауга караганда куюны кулайрак күрәм. Әлбәттә, актер буларак та үзеңне тонуста тотарга кирәк. Мөмкинлек булганда, мин иҗатта «үтәүче» буларак та катнашам.

– Сез яшьләр белән эшлисез. Алар белән эшләгәндә кыенлыклар туамы?

– Безнең яшьләр гади бер хакыйкатьне аңламый: хәзер аларның һәр яңалыкны кабул итеп, һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә булыр чаклары. Алар яшьлекнең тиз үтәсен уйламый. 30 яшьләре тулгач, «Ник моны иртәрәк эшләмәдем икән?» дип уйланырлар да, тик соң булыр. Ә гомумән алсак, яшьләребез начар түгел безнең. Алар дөрес тормыш рәвеше алып бара, дөрес фикерли. Ул яклары бик ошый миңа.

– Сез – гаҗәеп төрле кеше, ә үзегезгә моно жанры ошый, ахры. Бу арада гына ике моноспектакль (Данир Сабировның  соңгы концерты һәм Тинчурин театрындагы «Шах…Мат!» спектакле) куйдыгыз.

– Дөресен генә әйткәндә, моноспектакльдә уйнау – минем иң зур хыялым. Бәлки, үзем мондый спектакльләрнең режиссеры булып, мин әнә шул хыялга таба атлыймдыр. Икенче ягы да бар: мин игътибарымны тулысынча бер кешегә юнәлтергә яратам. Һәм бер сәгать тә ун минут буе тулы залны артист берүзе дә тотып тора ала дип уйлыйм. Ләкин күпләр бу адымны ясаудан курка. Адымнан гына да түгел, тамашачысы алдында берүзе калудан курка.

– Бу ике эш арасында нинди охшашлыклар һәм аермалар булды?

– Иң зур аерма – алдан куелган бурычта. Данир Сабировның моноспектакле  эстрада жанрында язылды һәм куелды. Артист та, режиссер да, композитор да үз алдына юморлы контент эшләү, тамашачыны, авыр уйларыннан арындырып, ял иттерү, көлдерү бурычын куйды. Ә «Шах…Мат!», киресенчә, кешене туктатып, уйландырырга тиеш иде. Кыскасы, икесе ике төрле хезмәт.

– Киләчәктә җырчылар яки театр артистлары белән эшләргә уйлыйсызмы?

– Мин – иҗатка гашыйк кеше. Аның кайда булуы, театрдамы ул, эстрададамы – мөһим түгел. Үземә кызык тоелса, кайда һәм теләсә кем белән иҗат итәргә була. Иҗатым, иң беренче чиратта, үземә ошасын, мин аннан канәгать булыйм. Иң мөһиме әнә шул.

– Сез нигез салган «Балмай» да күптәннән эшли. Видеопроектлар да эшлисез, продюсерлык белән дә шөгыльләнәсез. Аны уңышлы проект дип уйлыйсызмы?

– «Балмай» инде, дөрестән дә, шактыйдан эшли. Бу проектны башлаганда, дустым Рафил Галимуллин белән көчебезне иҗатның төрле якларына юнәлтергә тырыштык. Спектакльләр кую, документаль фильмнар, коммерцияле видеороликлар төшерү, эстрада, шоу-бизнес (төрле чара, мәҗлесләр уздыруны шулай атыйбыз) – барысы да уртак йорт «Балмай»да эшләнә.

– Әллә ничә төрле юнәлештә эшләп, ничек барысына да өлгерәсез?

– Тагын да күбрәк эшләп булыр иде кебек миңа. Ләкин тәүлектә 24 кенә сәгать, һәм, бу урында күпләр минем белән килешер, бер көн өчен бу гына бик аз.

Блиц-сораштыру

– Остазыгыз?

– Иҗаттагы остазларым – Илдар Хәйруллин белән Тәслимә Хәләф, ә тормыштагысы – минем дәү әни.

– Татарлар арасында яраткан актерыгыз?

– Үлеп яратканнары юк. Ошый торганнары – Рөстәм Гайзуллин, Алмаз Сабирҗанов, Эмиль Талипов, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев.

– Татар театрының киләчәге бармы?

– Безнең җәмгыятьтә чынбарлыктан медиа тирәлеккә тоталь күчеш күренеше бара. Безнең караш һәрвакыт телефоннарыбызга юнәлгән. Ә театр – ул тормыш кайный торган урын. Кешеләрдә, виртуальлектән туеп, кабаттан шушы кайнап торган тормышны татып карау, күрү, ишетү теләге уянгач, театр чәчәк атачак. Ә хәзер безнең театр эчке конфликт кичерә: прогресс артыннан куаргамы, әллә үзенә, традицияләренә тугры калыргамы – кайсы юлны сайларга белми.

– Кинематографиядә яраткан жанрыгыз?

– Нәкъ актерлар кебек, монда да үлеп яратканы юк. Жанрларның күбесе кызыклы миңа. Китап укыган кебек, фильмны да кәефкә туры китереп карыйм.

– Иң шәп ял – …

– … көнеңне минут саен телефонда булган шалтыратуларны, башка хәбәрләрне тикшереп тормыйча, иртәгә ким дигәндә көндезге 11гә кадәр йоклыйсыңны белеп, берни өчен борчылмыйча уздыру.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү