«Күңел» радиосы алып баручысы Алинә: «Тамашачыга дәшүдән ләззәтне соңгы ике елда гына тоя башладым»

7 май – радиоалгычлар аша яхшы кәеф таратучылар өчен зур бәйрәм. Нәкъ бу көнне Александр Попов атлы галим безгә радио бүләк иткән. Кечкенә бүлмәдә утырып, бар дөньяны сәламләү көченә ия затлар бу бәхетне беренче тапкыр татып караганда ниләр кичергән? Хәзер ниләр кичерә? Кунакларыбыздан шуларны белештек.

Алинә Хисмәтуллина, «Күңел» радиосы алып баручысы:

– Беренче эфирымда ниләр сөйләгәнемне дә бик хәтерләмим инде. Тәҗрибә булмау, каушау һәм курку сәбәпле, сөйләргә җыенган бар нәрсәне алдан язып, шуны укыган идем. Ә хәзер, киресенчә, күпме әзерләнеп, ни генә язсаң да, укып булмый. Тыңлаучы да аңлый бит аны: укылып әйтелгән сүзләр белән күңел аша чыккан сүзләр арасында аерма зур шул. Беренче эфирым 2015 елда ук булса да, микрофон алдына утырып, тамашачыга дәшүдән ләззәтне соңгы ике елда гына тоя башладым.


Фикер өстәү