Коронавирус учаклары: Һиндстан авыручылар саны буенча рекорд куя

Һиндстанда көн саен диярлек 400 меңгә якын коронавирус белән авыручы теркәлә, ил яңа рекордлар куя. Хәзерге вакытта 1,4 млрдка якын халкы булган илдә 19 млн артык авыру исәпләнә. Җир шарында соңгы атна эчендә чир йоктыручыларның 43 проценты Һиндстанга туры килә. Интернет чыганаклардан күренгәнчә, хастаханәләрдә дару, кислород, урыннар җитми, кешеләр табиб көтеп, чиратларда үлә, ә урамнарда мәет яндыру өчен учаклар дөрли… Вазгыять чынлап та шул дәрәҗәдә куркынычмы? «ВТ» хәбәрчесе бу хакта Һиндстанда яшәүчеләр белән сөйләште.

«Һиндстанны догадан калдырмыйк»

Тумышы белән Чиләбедән булган Альбина Матушкина 2001 елдан бирле Һиндстанда яши. Говинд исемле һинд егетенә кияүгә чыккан. Хәзер Ришикеш шәһәрендә яшиләр. Бу җирлектә социаль челтәрләрдә таралган видео һәм фотосурәтләрдәге кебек мәхшәр юк, дип ышандырды ул.

− Һәркемнең үз Һиндстаны, дигәндәй, мин үзем яшәгән төбәк, үз күзләрем белән күргән вазгыять өчен җавап бирәм. Ришикеш – артык зур шәһәр түгел. Соңгы арада коронавирустан чирләүчеләр һәм үлүчеләр, әлбәттә, артты. Әмма вазгыять контрольдән чыкты дип булмый. Хастаханәләрдә дә урын бар, медицина хезмәткәрләре үз эшен башкара. Теләгендә булган кешеләр тест уза, вакцина кадату мәҗбүри түгел, – дип сөйләде Альбина.

Шәһәр халкы да тыныч ди. Курку, каушау юк. Кешеләр битлектән йөри, социаль дистанцияне саклый. Урамнарны эшкәртеп, дезинфекцияләп торалар. «Көндезге икегә кадәр барлык азык-төлек кибетләре, даруханә, банк, почта һәм башка хезмәтләр эшли. Полиция вәкилләре беркемне дә туктатмый, социаль челтәрләрдә таралган видеолардагы кебек таяк белән кыйнамый. Кагыйдәләрне бозучылар өчен 2000 рупи (2036 сум – ред.) штраф каралган. Һиндстанда законга хөрмәт белән карыйлар, берәү дә режимны бозарга батырчылык итми», – дип сөйләде ул.

Әлбәттә, Нью-Дели, Мумбаи кебек зур мегаполислар белән чагыштырганда, Альбина яшәгән җирлек шактый тыныч. Үзе дә Һиндстанның башка зур шәһәрләрендә яшәүче таныш-белешләре белән аралашканда вазгыятьнең бөтен җирдә дә бер үк булмавына инанган.

− Анда инде кислород та җитми, хастаханәләр дә тулы, урыннар юк… Тик шуны аңласак иде: Нью-Делида 20 миллионга якын кеше яши. Моңа өстәп шәһәр яны тирәләре бар, анда да берничә дистә миллион халык. Мондый пычрак шәһәрләрдә һәрвакытта да үлем-китем күрсәткече югары, сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалар булды. Моңа коронавирус дулкыны өстәлде. Медицина вәкилләренә, әлбәттә, җиңел түгел! Нью-Делида яшәүче иптәшләрем сөйләвенчә, анда да кибетләр, даруханәләр иртәдән кичкә кадәр эшли. Әмма кешеләр үзләре урамга чыгарга курка. Күбрәк онлайн хезмәтләрдән файдаланалар икән, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Һиндстанда урамнарда мәет яндыралар дигән яңалыкка да күпләр гаҗәпләнде. Альбина моның бу як өчен гадәти күренеш булуын аңлатты.

− Мәетләрне яндыралар, әмма моның өчен аерым урыннар бар. Биредәге традицияләр буенча үлгәннәрне Ганг елгасы ярлары янында яндыру һәм су өстенә көл тарату каралган. Ганг елгасына янып бетмәгән мәетләр атканнарын күргәнем юк. Үземнең дә кремацияләрдә (мәет яндыру – ред.) катнашканым булды. Мәет тулаем янып бетә, көлен махсус урыннарда тараталар. Бу урыннарда беркем дә су коенмый, йөзми. Хәзер дә берни үзгәрмәде, – диде Альбина.

Һиндстанда рәсми рәвештә 1 380 000 000 кеше яши дип санала. Альбина сүзләренчә, мондый зур дәүләт өчен коронавирустан үлүчеләр саны әллә ни күп түгел.

— Һиндстан өчен догада булыйк, догадан калдырмыйк. Негатив, курку, борчылу, өмет һәм яхшылыкка ышанычны югалту вазгыятьне катлауландыра гына, – дигән фикердә әңгәмәдәшебез.

«Урын да, кислород та җитми»

Андрей Юрин Һиндстанның Махараштра штатындагы Пуни шәһәрендә яши. Махараштра  коронавирустан иң зур зыян күргән штатлардан санала. Андрей да мондагы хәлләрнең җиңелләрдән булмавын әйтте.

— Мәгълүмат чаралары ялганлый димәс идем. Һиндстанда 11 ел яшим, мондагы төрле шәһәрләрдә, штатларда туып үскән таныш-белешләрем, хезмәттәшләрем күп. Вазгыятьнең катлаулы икәнен алар да сөйли. Россиядә эпидемияне инкарь итәләр йә күпертелгән дип уйлыйлар. Тик барысы да алар уйлаганча түгел. Күпләр туристлар өчен корылган резервацияләрдә яши. Мәсәлән, ГОА, Ришикеш. Алар туристлар өчен яраклаштырылган. Анда халык саны да азрак, инфраструктура да бик яхшы. Билгеле, аларда вазгыять тә икенче. Шул туристик шәһәрләрдәге иминлеккә карап бөтен Һиндстанга бәя бирергә кирәкми. Туристик шәһәрләрдә эпидемия барлыгы сизелми дә бит ул, – дип сөйләде Андрей.

Үзе дә, хатыны да бер сәбәпсез урамга чыкмаска, җәмәгать урыннарында йөрмәскә тырышалар. Коронавирус йоктырудан куркалар. «Монда авырып китсәң, үзең өчен бары син җавап бирәсең инде. Хастаханәләрдә урын да, кислород та, дарулар да җитми», – ди Андрей Юрин.

САН

Һиндстанда вакцинация күрсәткечләре 11,5 процентны тәшкил итә (154 млн кеше). Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы җәй уртасына бу санны 250 миллионга җиткерү бурычын куйган иде. Белгечләр фикеренчә, бу гына аз. Популяцион иммунитет өчен ким дигәндә 850 млн кешегә вакцина ясалырга тиеш.

Һиндстанга башка илләр, шул исәптән Россия дә, ярдәм чаралары тәкъдим итте. Россия 22 тонналык медицина җиһазы һәм дарулар тапшырды, алар арасында 75 үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты, 150 махсус монитор, 20 кислород концентраты, 200 мең кап дару бар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү