7 май – радиоалгычлар аша яхшы кәеф таратучылар өчен зур бәйрәм. Нәкъ бу көнне Александр Попов атлы галим безгә радио бүләк иткән. Кечкенә бүлмәдә утырып, бар дөньяны сәламләү көченә ия затлар бу бәхетне беренче тапкыр татып караганда ниләр кичергән? Хәзер ниләр кичерә? Кунакларыбыздан шуларны белештек.
Ленар Гыйләҗев, «Татар радиосы» алып баручысы:
– Тәүге адымнарымны Арча радиосында ясадым. 2013 ел дип хәтерлим. Тәҗрибәсез егет ни сөйли алсын инде ул вакытта? Әле дә хәтердә: өйдә кечкенә генә татар телендә нәшрият ителгән календарь бар иде. Шуннан кызыклы мәгълүматлар укый идем. Бер елдан соң, бераз тәҗрибә туплагач, «Татар радиосы»на килдем. Бик дулкынлана идем. Каушап кына эфирга чыктым. «Дуслар» сүзен бик еш кулланганымны хәтерлим. Хәтта газеталарга орышып язганнары да булды. Хәзер инде тәҗрибә зур, адымнар нык, шуңа күрә каушау да юктыр дип беләм. Эфирга чыгып, микрофонны кабызу белән, сөйлисе сүзләр телемә автомат рәвештә килә. Радио мине күпкә өйрәтте, шуңа да мин эшкә барганда сөенеп, бәйрәмгә кебек барам.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat