7 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Радио көне

1945 елның 2 маенда СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән гамәлгә куела.  Дата очраклы гына сайланмаган. 1995 елны бу көнне Санкт-Петербург университетында галим Александр Попов радио уйлап табу турында доклад белән чыгыш ясый. Россиядә беренче радиотапшырулар 1919 елдан Түбән Новгород радиолабораториясеннән алып барыла. 1920 елдан тәҗрибә станцияләре Мәскәүдә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә барлыкка килә. Даими радиотапшырулар 1924 елның 23 ноябреннән башлана. 1970нче елларда радиотапшырулар бөтен илне колачлый. Тапшырулар СССР да яшәүче халыкларның 60 тан артык телендә, башка илләрнең 70 телендә алып барыла. 1990нчы елларда Россиядә беренче шәхси радиостанцияләр пәйда була.  БМО мәгълүматлары буенча бүген дөньяда 51 меңнән артык радиостанция һәм 2,4 млд тан артык кабул итүче нокталар бар. Безнең илдә радиотапшырулар алып бару өчен 3 меңнән артык лицензия бирелгән.

Президент полкы

Мәскәү Кремле коменданты хезмәтенең Президент полкы көне. Бу үзенчәлекле хәрби часть дәүләтнең беренче затлары, Кремльдәге кыйммәтләрне саклый, Федераль сак хезмәте составына керә һәм махсус хезмәт статусында йөртелә. Россия Президентына буйсына.

Эчүчелеккә каршы көрәш

36 ел элек (1985) КПСС Үзәк Комитеты “Эчүчелеккә һәм алкоголизмга каршы көрәш турында” карар кабул итә. Илдә “Аеклык – тормыш рәвеше” дигән шигарь астында бик зур кампания башланып китә. СССРда алкогольле эчемлекләргә бәя котырып арта. Аракы махсус талоннар белән сатыла башлый. Аны 14.00 сәгатькә кадәр генә сатып алырга мөмкин була. Эчемлек сатучы кибетләр ябыла. Алыпсатарлык, талау күренешләре арта. РСФСРда, Украиинада, Молдавиядә һәм башка республикаларда виноград агачлары тамырыннан юк ителә.1980нче елларда икътисади кризис нәтиҗәсендә бу карар үтәлми башлый, әмма документ үзе юкка чыгарылмый.

Утраулар белән алмашу

146 ел элек (1875) Россия һәм Япония Санкт-Петербургта территорияләрне алмашу буенча килешүгә кул куя.  Курилдагы 18 утрауга алмашка  Сахалин утравы Россия империясенә бирелә. Моннан тыш Япония суднолары 10 ел эчендә сәүдә һәм таможня пошлиналарыннан азат ителә, Көньяк Сахалинда Япония илчелеге урнашкан Корсаков портына йөри ала. Бу килешү 1905 елга кадәр үз көчендә була. Рус-япон сугышыннан соң Портсмут тынычлык килешүе нигезендә, Россия Курил утрауларын һәм Сахалинның көньягын Япониягә бирә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү