Күге аның гел аяз: «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең җиңүчеләре билгеле

Бу «дулкын»га ияргәндә, миңа җиде яшь иде. Ярларыннан ташый-ташый шауламый иде әле ул. Ләкин бу 10 ел рәттән катнашырга комачауламады. Хәзер инде аңа өч яшьлекләр дә иярергә курыкмый. Ә бер иярсәләр, тиз генә аерыла алмыйлар. Кыскасы, без XXI тапкыр узучы «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гала-концертында булып кайттык.

«Йолдызлык» быел «И, туган тел» белән башланды. Язмада мәшһүр Илһам ага Шакиров җырлый, балалар исә аңа кушыла. Елы нинди – фестивале дә шундый. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Кичә башыннан ахырына кадәр татар, керәшен, рус, мари, удмурт халык җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.

Саннарга килгәндә, жюри әгъзалары быел республиканың 45 районыннан килгән 5500дән артык катнашучыны бәяләгән. Төп бәйрәмдә шулар арасындагы 1000 «йолдызчык» 3,5 сәгатьлек тамаша күрсәтте.

Бүләкләр, елдагыча, саллы һәм гаять күп иде. Бер призлы урынны бер генә катнашучыга бирү авыр булды, диештеләр төп бәяләүчеләр. Билгеле, барысын да монда язып бетереп булмас, бүләкләү тантанасы гына да 1 сәгатьтән артык дәвам итте. Гран-приның берсен Казан сандугачлары Миләүшә Ногманова һәм Инсаф Ганибаев дуэты алды. Легендар “Галия һәм Заһир җыры”н башкарды алар. Әйе, яшьләр ул җырларны да белә.  Гран-приның икенчесен баскан җиреннән ут чыгаручы Чаллы биючеләре – «Татарстан» ансамбле алды.

Моннан тыш, быел тәүге тапкыр Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган режиссер, актер Михаил Борисов фонды премиясе тапшырылды. Аңа иң яхшы коллектив җитәкчеләре – Теләчедән Зарина Әхмәтова, Мөслимнән Ксения Нәбиева һәм Мамадыштан Лилия Галиева лаек дип табылды.

Өлкән «йолдызчык»лар да фестиваль «хәрәкәте»ннән читтә кала алмадык диеште быел. Башта фестиваль юлын үтеп, аннан ГИТИСны тәмамлаучы дүрт «аксакал» – Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин һәм Айдар Сөләйманов, фестивальнең куючы режиссеры Марина Ясельская, «Созвездие – Йолдызлык» иҗтимагый оешмасының арт-директоры Диана Сәфәрова әле танылып кына килүче яшьләргә үз премияләрен тапшырды.

Кич буе диярлек фестиваль, әлбәттә, макталды гына, аңа багышлап рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре әйтелде:

– Бүген бу залда катнашучыларның иң-иңнәре җыелган. Әмма мин быел безнең белән була алмаган башка балаларга рәхмәт әйтми кала алмыйм. Бирешмәгез! Быел булмаса, киләсе елда очрашырбыз әле! Дөресен генә әйткәндә, бу бәйрәм булмаса, республикабызның күпме таланты ачылмый калыр иде. Ләкин илдәге бердәнбер һәм кабатланмас «Йолдызлык» талантларны нәкъ менә бездә ача, – дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

– Бүген яңгыраган җырларны өйрәтеп, сеңдереп диярлек калдырганнары өчен әби-бабаларыбызга рәхмәт. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович, бу балаларны күргәч: «Татарстаныбыз күге аяз, киләчәге өметле», – дигән иде. Алар моны кабат исбатлады. Балаларыбызның җитәкчеләре, әти-әниләре тырышлыгы аркасында бу, – дип баш иде «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең баш продюсеры Дмитрий Туманов.

Фестивальнең өлкән «йолдыз»ы, жюри әгъзасы Рузил Гатин да Дмитрий Александрович белән килешеп:

– Катнашучылар елдан-ел шомара, талантлы яшьләргә, чыннан да, өметләр багларга була. Үзем фестивальдә тәүге тапкыр 2003 елда катнашкан идем, шул елны ук гран-прига лаек булдым. Менә шуннан бирле аерылган юк, – диде.

Кечкенә «йолдыз»ларның берсе – Абдуллахад Алижанов Лаеш районы егете. Сәхнәдә өч телдә чыгыш ясый ул. Татарча белән русча янында туган теле үзбәкчәне дә онытмый.

– Мин инде бишенче мәртәбә катнашам. Монда катнашучыларның йөзләрендә һәрвакыт елмаю, алар сәхнә турында хыяллана, – ди ул. – Нинди урын алу  мөһим түгел. Аның каравы тәҗрибә арта. Мин инде бишенче мәртәбә катнашам.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү