Казанда бензин кыйммәтләнгән

Казанда 26 апрель – 4 май чорында АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнгән. “Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, АИ-98 бәясе 0,5 процентка арткан. Шулай итеп, бер литр бензин хакы 53,93 сумнан 54,2 сумга җиткән.

Аи-92 (43,98 сум) һәм АИ-95 (47,09 сум) бәяләре әлегә үзгәрешсез калган. Дизель ягулыгы  47,74 сум тора.

Узган елның декабре белән чагыштырганда, АИ-92 ягулыгы – 3,3 процентка, АИ-95 – 2,6, АИ-98 – 1,7, дизель ягулыгы – 0,5 процентка кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү