Уйларга түгел, ясатырга кирәк. Вакцинаны бакчага килеп кадарга мөмкиннәр

Татарстанда коронавирустан прививка ясатучылар 270 мең кешегә җитте. Вакцинаның икенчесен ясатучылар 200 меңгә якынлашып килә. Аңлашыла инде: җәйгә таба халык өендә бик утырмый. Шуңа күрә белгечләр шәһәр читендәге бакчаларда прививка ясату турында да уйлана башлаган.

Бәйрәм көннәрендә безнең тарафтан контроль кимемәде. Аэропортларда күзәтү дәвам итә. 4 майдан 7 майга кадәр күп кенә оешмаларда коронавируска каршы куелган таләпләр үтәлүен тикшереп чыктык, – диде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистларга. – 3 көн эчендә 712 объектта 129 кагыйдә бозу ачыкланды.  Җәмәгать туклануы оешмаларында гына да 71 беркетмә төзелде. Бинада  антисептиклар булмау, перчаткасыз хезмәт күрсәтү, битлекне дөрес итеп кимәү, кешеләр арасында тиешле ара калдырылмау төп кимчелекләр булып тора.

Җәй якынлашкан саен, иркенәя барабыз. Сораулар да шуңа бәйле иде. Әйтик, җәйге лагерьларга баручы балалар өчен тест үтү мәҗбүриме? Баксаң, укучылар өчен ул кирәкми, ә менә алар белән эшләүче тәрбиячеләргә мәҗбүри булачак. Алар атна саен бер тапкыр тест тапшырырга тиеш. Белгечләр әнә шулай итеп, сабыйларны авырудан сакламакчы. Россия Президенты Владимир Путин  исә, өлкәннәрне кайгыртып, дача-бакчаларда яшәүчеләргә вакцина ясатырга мобиль бригадалар җибәрергә тәкъдим иткән иде. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, бу мәсьәләдә фикер алышу дәвам итә. Сүз уңаеннан, җомга көнгә республикада 267 мең 855 кеше вакцина ясаткан инде.

Белгечләр әйтүенчә, вакцина бар, өйдән чыгып йөри алмаганнарга исә аны поликлиникадан килеп ясарга да әзерләр.

Хәтерләсәгез: узган ел бу вакытта өйдә утырдык, балалар мәктәпкә, өлкәннәр эшкә бара алмады. Безгә көнгә әллә ничә мең кеше шалтырата иде. Бик күпләр вакцина сорады, кайчан ясыйсыз инде аны, ясатып, авырудан котылыр идек, диделәр, – дип хатирәләргә бирелде Любовь Авдонина. – Бер ел үтте. Халык иркенәйде, авырмабыз диләрдер инде. Үзләре сораган вакцина да булды – ясатырга кирәк. Без бары тик шул вакытта гына тыныч яши алачакбыз. Уйларга түгел, ясатырга кирәк.

Владимир Жаворонков вакцинаның икенчесен ясатты.  

–   Беренче чиратта, бу адымым үзем өчен. Гаиләмдә яше 60тан узган туганнарым да бар. Бернинди билгеләрсез генә авырып йөреп, башкаларга йоктыруың ихтимал. Шуңа да  хатыным һәм балаларым, әнием һәм хатынымның әти-әнисе дә бу вакцинаны ясатырга тиеш. Башкача мөмкин дә түгел, – ди ул. – Беренче тапкыр ясатканда махсус җомга көнен сайладым. Авыр булса, ял итү мөмкинлеге булсын, дидем. Беренче көнне бераз тән температурам күтәрелде. Аннары бик җиңел булды. Икенче кат ясатканнан соң, бернинди үзгәреш тә булмас дип уйлыйм.

Министр урынбасары привиканы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бинасында кадатты. Аңа агентлык җитәкчесе Айдар  Сәлимгәрәев тә кушылды. Ул «Спутник V»ны сайлаган.

Пандемия башланганга бер елдан артык вакыт узды. Мине Аллаһы Тәгалә саклады –  авырмадым. Кешеләр арасында күп йөрим. Авыруым булып, башкаларга йоктырасым килми. Үземне һәм якыннарымны саклар өчен вакцина  ясатырга булдым, – диде ул. – Гаиләдә мин беренче кеше әле. Аннары башкалар да миңа кушылачак.

Айдар Сәлимгәрәевкә исә «Татмедиа»ның башка хезмәткәрләре дә кушылды.

P.S. Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 очрагы теркәлгән. 13 кешене хастаханәгә салганнар, 20се өйдә дәвалана. Республикада барлыгы 20 мең 703 кешедә коронавирус барлыгы ачыклаган. Шуларның 17 мең 693е инде авыруны җиңгән.


Фикер өстәү