Рөстәм Миңнеханов: « Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту – иң төп бурычларыбызның берсе»

Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту – иң төп бурычларыбызның берсе.  1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын әзерләүгә һәм бәйрәм итүгә багышланган оештыру комитеты утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә  шулай диде.

Утырыш башланганчы ук Президент «Кызыл канәфер»дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашырга өлгерде. Шул уңайдан кызыл чәчәк рәвешендә ясалган  значок сатып алды. Шунысын да әйтеп үтик: әлеге акцияне үткәрүдән җыелган акча ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү өчен тотылачак.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә республикада зур игътибар бирелүен дә әйтеп китте.

Пандемия чорында бу бигрәк тә әһәмиятле. Май ае башында алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 24313 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның тол хатыннары яши. Шуларның 601е сугышта турыдан-туры катнашкан. Кызганыч, вакыт дигән нәрсә бик аяусыз. Яу кырындаилебезне саклаган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарыбызның саны кимегәннән-кими бара. Узган ел без Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовны соңгы юлга озаттык, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында билгеләп үткән балаларны һәм яшүсмерләрне ватанпәрвәр итеп тәрбияләү, тарихи вакыйгаларның дөреслеген бозып күрсәтүгә юл куймау темасына да кагылды.

Бу мәсьәлә бүгенге утырышта да иң төп юнәлешләрнең берсе. Узган ел төрле чикләүләр кертелү сәбәпле, күп кенә  проектлар  башкача форматта үтте, әмма  бу начаррак булды дигән сүз түгел. Ветераннар да, халык та аларның нәтиҗәле икәнен танып, тиешенчә бәя бирделәр. «Ветеран йорты янында  парад», «Полкташлар», «Җиңү тәрәзәләре» кебек акцияләр бик уңышлы, күңелгәтиярлек итеп уздырылды, – диде ул.

Бүген дә теләгән һәр кешенең «Буыннар хәтере» хәйрия фондының «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте белән бергә оештырган «Кызыл канәфер» акциясендә катнашырга мөмкинлеген, шулай ук «Үлемсез полк» онлайн йөрешендә катнашу өчен  гариза бирергә дә санаулы көннәр калуын искәртте. Сүз уңаеннан, быел барлык планлаштырылган чаралар, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, онлайн һәм офлайн режимда үткәреләчәк.

Татарстан Президенты яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә аеруча басым ясады.

Бу эш даими һәм системалы булырга тиеш. Зәйдә булган вакыйганың кабатлануына без юл куймаска тиеш. 9 Май көнне анда янган һәйкәл урынына яңа монумент куела. Минемчә, ачу тантанасына ветераннарны гына түгел, яшьләрне дә, шушы адымга барган балаларны да чакырырга кирәк, – диде ул.

Президент Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булганын да искә алды. Бу җәһәттән бөек галимнәр, күренекле шәхесләр җирләнгән урыннарга сәяхәт маршрутлары әзерләргә тәкъдим ясады. Эзләнү отрядларының казанышларын да билгеләп үтте.

Бүген республиканың шәһәр-районнарында ветераннарны хөрмәтләү йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. «Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны тоярлык булсын. Бу – сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, социаль яктан тәэмин итү, истәлекле һәм мәдәни  чаралар үткәрү дигән сүз», – диде Президент бу җәһәттән.


Фикер өстәү