Чыгарылыш кичәләре: кайда, ничек, бәясе?

Узган ел мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре онлайн гына узды. Ел буе җыелган акчаны әти-әниләргә кире кайтарырга туры килде. Быел  саубуллашу тантаналары элеккеге гадәт буенча үтәчәк. Әти-әниләр арасында 5 мең сум да, 10 мең сум да акча  җыючылар бар. Бу әле чик түгел. Әлеге кичәләрне берсеннән-берсе  ярышып уздыру кирәкме? «ВТ» хәбәрчесе әти-әниләрнең, җәмәгатьчелек фикерен белеште.

Рөхсәт, әмма таләпләрне онытасы түгел!

Узган ел бу вакытта бәйрәмнәр булачагы төгәл билгеле булмаса да, әти-әниләр балаларына якты истәлекләр калдыру өчен, ресторанына да, альбомына да акча җыйды.  Шәһәрләрдә рестораннарга көздән үк заказ биреп куйганнар иде инде.  Бәйрәм үткәрү тыела дигәч, түләгән акчаны кире кайтарырлармы икән, дип борчыла башладылар. Күпләр башка еллардан аермалы буларак, лимузинсыз, теплоходсыз, ресторансыз гади генә бер кичә оештырырга да риза иде. Тик өметләр акланмады. Узган елгы мәрәкәләр шундыйрак булып истә калды. Әллә узган ел тәэсире булды, әллә пандемия итәк-җиңнәрне җыярга, башкачарак яшәргә өйрәттеме, быел әллә ни кыландырырга теләүчеләр күренми. Быел Россия Мәгърифәт министрлыгы бу мәсьәләгә хәерхаһлы булырга охшаган.

– Роспотребнадзор таләпләреннән чыгып, чыгарылыш кичәләренең виртуаль түгел, ә чынбарлыкта узачагына ышанам. Әлбәттә, без чирнең көчәеп китүенә юл куймас өчен тынычланып калмаска һәм Роспотребнадзор кушканның һәммәсен үтәргә тиеш, – диде  Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов.

Татарстан Мәгариф  һәм фән министрлыгында да шул ук сүзне әйттеләр. Чыгарылыш  кичәләре  өчен җаваплы белгеч таләпләрне үтәгәндә, бәйрәмнәрне үткәрергә рөхсәт, диде. «Соңгы кыңгырау» кичәсе  25 майдан  да иртәрәк булмаячак. Акча җыюны әти-әниләр үзләре хәл итә, әмма аны таләп итү законсыз.

Авыл баласы гомергә тыйнак   

– Көн саен  иртән сөйләшүләребез, бер-беребезне, туганнарны, дусларны, балаларны, өлкәннәрне саклыйк, дип башлана. Бүгенге ситуациядә тыелырга кирәк дип саныйм, – ди Тәтеш районының хакимият башлыгы Рәмис Сафиуллов.  – Әлбәттә, теләкләр күп. Балалар 11 ел укыган, белемнәренә бәя алып чыгалар,  яңа тормышка аяк басалар. Мөмкинчелекләрне үзебез дә аңларга, балаларга да аңлатырга тиешбез. Әлегә чыгарылыш кичәләре турында сүз алып бармыйбыз. БДИларны әйбәт кенә тапшырсыннар әле. Аннан бәлкем, кеше күп җыймыйча,  ачык һавада уздырырбыз дигән ният бар. Узган ел аттестатларны битлек, перчаткалар киеп, әти-әниләрдән башка гына өләштек. Матур еллар килсен, киләчәк әйбәт булсын. Аннан үзләренә карарлар, хет лимузин чакырсыннар… Аны чикләргә минем хакым юк. Авыл балалары гомер буе тыйнак булды. Без барыбыз да бер төрле. Тигез булып, бер-беребезне саклап яшик.

Кесә чыгымнары

«ВКонтакте» челтәрендә  «Чыгарылыш кичәләре өчен акча җыйдыгызмы әле?» «Күпме акча сарыф итәргә җыенасыз?» дигән сораштыру уздырган идек. Сораштыруда катнашучыларның  27,27 проценты  – 2–4 мең,  11,36 проценты  – 5–7 мең, 6,82 проценты – 8–10 мең,  27,27 проценты 10 меңнән артык сум акча җыйдык дип белдергән.  27,7 проценты  әлегә бер тиен дә акча җыймаган. Бу – укытучыларга бүләккә, фотоальбом, табын өчен киткән чыгымнар. Күлмәк, аяк киеме, чәч ясату, бизәнү өчен тагын 10–15 меңне өстәргә кирәк.

Быел  җырчы  Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман да мәктәпне тәмамлый. Ул Казанның 2 нче татар гимназиясендә белем ала.

–  Мәшәкатьле вакыт: әллә сөенергә, әллә борчылырга  белмибез. Шундыйрак хисләр кичерәбез. Балалар  төгәл нинди белгечлек сайлаячагын хәл итә алмыйлар. Нариман  бик тырышып БДИга әзерләнә. Каникул вакытында да, май бәйрәмнәрендә дә  ял тимәде. Репетитор ялламадык, кирәкми, диде. Башта,  Петербургка режиссерлыкка китәм, дигән иде. Соңыннан бу уеннан баш тартты. «Әни, мин  сине калдырып китмим», – диде. Күңелгә рәхәт булып китте инде. Үзебездә дә яхшы вузлар бар бит. Чит илләрдән  кадәр Казанга белем алу өчен киләләр. Әлегә берничә вузны  сайлады, – ди Илсөя Бәдретдинова. –  Чыгарылыш кичәләре турында яңа гына сөйләшә башладык әле.  Акча җыймадык. Аны туй кебек уздыруга каршы мин. Әти-әни акчасына уздырыла торган бәйрәм бит бу. Без үзебезнекен гади дә, истә калырлык итеп уздырдык. Безнең балалар җырлар, биюләр өйрәнә. Миңа калса, мәктәптә уздыру – бик яхшы ысул.

Кызлар вальсы

Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбе укучысы, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара  олимпиада да гран-при яулаучы Гөлназ Мөэминова да быел мәктәпне тәмамлый.

–  Сыйныфта – нибары ике кыз.  Вальс үзенчәлекле булчак:  бары кызлар гына бии. Бер елны 11 нче сыйныфны 8 кыз тәмамлаган иде. Алар бик матур итеп биегән иде. Күңелсез булмаячак. Без моңсуланырга яратмыйбыз, – ди Гөлназ. – Мәктәптә кызык гадәт бар. БДИ  тапшыргач, укытучылар белән бергәләп чәй эчәбез. «Соңгы кыңгырау» – мәктәптә, чыгарылыш кичәсе районда уза. Әлегә акча җыймадык. Укытучыларга нинди бүләкләр алырга икәнлеген уйладык инде. Чыгарылыш кичәсен һәркемнең исендә калырлык итеп үткәрәсе килә, тик шулай да артыгын кылану ягында түгел мин. Гади, тыныч үткәрсәң дә, истә кала ала бит ул. Әти-әниләр турында да уйларга кирәк. Алар акча түгә бит. Үзебез тапкан булсак, бер хәл.

Балтач районының Норма мәктәбе егетләре  мәктәпкә багышлап, җыр язган. 11 нче сыйныф укучылары аны җырларга атлыгып тора. «Аттестат алгач, әти-әниләр белән берәр йорт  арендаларга уйлыйбыз», – диде алар.

Камәрия Хәмидуллина, халык укытучысы:

– Бөтен нәрсәдә чама хисе өстенлек итәргә тиеш дип саныйм. Балаларны зур тормыш көтә. Ул лимузиннар, рестораннардан тормый. Чыгарылыш кичәләренә балачак дусларың белән саубуллашу көне итеп карарга кирәктер. Анда күңел, җан халәте, истә кала торган әңгәмәләр бик мөһим. Чыгарылыш кичәләренең максатына бик нык игътибар бирелергә тиеш дип уйлыйм. Аларны шул ук мәктәпләрнең ашханәсендә оештырырга да мөмкин. Хәзер бит мәктәп ашханәләре дә күп җирдә  ресторан исемен йөртә. Балаларның күңел күзләре тормышны дөрес чамаласын иде. Чама хисе мөһим!

Данил Сәфәров:  «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе:

– Чыгарылыш кичәсен ничек уздырасын укучылар үзләре хәл итсен. Купшылыкта ярышу бар инде ул. Әле балалар бакчасын тәмамлауны да шаккаткыч зур вакыйга итеп кафеларда уздыралар. Әти-әниләр чабыша андый чакта. Әтиләренең акчасы гына җитсен! Безнең заманда табигатькә чыгып, таң атканны каршылап үткәрәләр иде чыгарылыш кичәсен. Үз романтикасы бар инде. Әмма бу очракта кызлар матур күлмәкләрен кия алмый кала. Ул очракта затлы ресторан кирәк. Тик, кызлар, нәрсә киясегезне алдан хәл итегез. Алайса бит чыгарылыш кичәсенә икесе бер төрле күлмәк киеп, елап кайтып киткән очраклар турында да сөйлиләр.

Халисә Ширмән, язучы:

– Чыгарылыш кичәсе – баланы олы тормыш юлына озату, мәктәп белән хушлашу символы бит инде ул. Бу кичә, әлбәттә, булырга тиеш, әмма артык купшылык кирәк түгел дип уйлыйм. Хәзер җәмгыять кискен рәвештә бай һәм ярлыларга бүленде, ә сыйныфта төрле катлауга караган балалар бар. Кемдер кулына соңгы модель «айфон» телефоны тотып килә, ә кемдер яңа костюм алырга да акча җиткерә алмый. Чыгарылыш кичәсе бала өчен кимсенү кичәсенә әйләнергә мөмкин. Бала ата-анасын аз керемле булганы өчен гаепләп, үзе өчен дә, алар өчен дә кимсенеп, тормыш башларга тиеш түгел. Миңа калса, сыйныфта булган барлык укучыларның матди хәлен исәпкә алып, ата-аналар комитеты алтын урталыкны сайларга тиеш. Ә купшылык теләгәннәр тагы бер тапкыр аерым җыелып, үзләре теләгәнчә бәйрәм итә алалар.

Үземнең чыгарылыш кичәсе совет елларына туры килде. Мәктәпне 1986 елда тәмамладым. Авылда. Әлбәттә инде, тантаналы озату кичәсеннән соң, төнге урман, учак, таң каршылау, тау башыннан кояш сәламләү, классташлар белән сөйләшеп утыру, иртәнге дүрттә бергәләп авыл буйлап гармунда җырлап узу… Романтика! Минем өчен бернинди лимузиннар да бу чыгарылыш таңын алыштыра алмый… Күңелдә – тормышта үз-үзеңне таба алырыңа, ил ярдәменә ышаныч, киләчәк якты көннәргә өмет; укыткан, белем биргән мәктәпкә, әти-әниләргә рәхмәт хисләре. Бәхетле көннәр!

Зәринә Садыйкова, ике бала әнисе:

Безнең заманда барысы да гади иде, хәзер артыгын кыланалар, дигән сүз белән килешмим. Үзебезнең балалар бит.  Алар – безнең киләчәк. Уку да авыр, имтиханнар да катлаулы хәзер. Шуңа күрә яхшы эмоцияләр, кабатланмас мизгелләр бүләк итү өчен акча жәл булмасын иде. Бүген акчаң юк икән, аны әҗәткә, кредитка алырга була. Балалар  әти-әнисенең акчасы юк дип бер-берсеннән ким булырга тиеш түгел.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Бәйрәмгә күпме акча кирәк?

Фотоальбом – 1500–2500 сум

Күлмәк  – 3000–12000 сум

Бантик  – 250–500 сум

Кыңгырау  – 300–500 сум

Иңгә тасма  – 500 сум

Бизәнү – 800–1500 сум

Чәч ясату  – 1000–1500 сум

Костюм  – 4000–8000 сум

Аяк киеме – 1200–3000 сум

Алъяпкыч – 800–1500 сум

Ресторан – бер кешегә 2500 сумнан башлап


Фикер өстәү