Рөстәм Миңнеханов: «9 Май – халкыбызның батырлыгына мәдһия, дуслык, бердәмлек, туган илне сөю билгесе»

Әни, апа белән икебезгә ярты кисәк кенә ипи табылмасмы? Әни, чабатамның икенчесе дә ертылып чыкты бит әле. Әни, Саматның әтисеннән «кара кәгазь» килгән. Әни, бу бишмәт нигә шулай авыр икән ул? Әни, әти кайчан кайта? Әни…

Бу сораулар башка беркайчан һәм беркемгә дә бирелмәсен. Башка бер генә буын да ипи белән чабатага мохтаҗ булмасын. Балалар әтиләрен бары тик эштән генә көтсен. Күз яшьләре шатлыктан гына түгелсен. Килмәсен «кара кәгазь», явыз дошман, кансыз сугыш. Бүгенге аяз күк өчен көрәшне үз күзләре белән күргән, шул көрәш, шул җиңү өчен ачлыкка да, ялангачлыкка да түзгән ветераннарның барысы да шул теләктә.

– Бәләкәй идем әле мин, өч яшемдә атты сугышның беренче таңы. Ләкин черек бәрәңге тәмен мәңге онытасым юк, кызым. Ә әткәйне хәтерләмим. Менә инде… Тәм онытылмаган, ә газиз кешеңнең кыяфәте томанда калган кебек. Тиз үстек без. Әни һәм авырлык үстерде, – дип сөйли иде миңа әбием. Хәзер дә сөйли. Чөнки без алар сөйләгәннәрнең берсен дә онытырга тиеш түгел.

Җиңүнең 76 нчы язын каршылыйбыз быел. Хәтерне 76 нчы тапкыр яңартабыз. Узган ел бу вакытта өйдән чыгарга куркып тора идек, Җиңү бәйрәме дә «тыйнак» узды. Быел күз яшьләре катыш шатлык бәйрәмен, һәрхәлдә, Казанның Опера һәм балет театрында узган ветераннарыбыз һәм Президентыбыз очрашуын зурлап үткәрделәр. Күзләре чыланмаган кеше калмады диярлек. Бер яктан, тамаша сигез дистә ел артка алып кайтты, икенче яктан, ветераннарыбыз сафының һаман саен тараюы битараф калдырмады. Үткән белән бәйләүче кызыл җеп өзелергә тора кебек. Ләкин моны безнең буын киләчәккә тапшырырга тиеш.

Очрашу чын мәгънәсендә җылы узды. Казаннан һәм республика районнарыннан җыелган берсеннән-берсе нурлы әби-бабайларыбыз бәйрәмнең төп геройлары, ямьле бизәге булды. Хәер, алардан башка мондый чараны күз алдына китереп булмый да.

– 9 Май – халкыбызның батырлыгына мәдһия, дуслык, бердәмлек, туган илне сөю билгесе. Һәркем өчен үзенчәлекле әлеге бәйрәм Ватаныбызга ирек яулап алган, тыныч тормыш бүләк иткән данлыклы буын белән бәйле. Бөек Ватан сугышында әтиләребез, бабаларыбызның батырлыгы, тылда калганнарның зур хезмәте турында без балаларыбызга да, онык һәм оныкчыкларыбызга да сөйләргә бурычлы, –  дип котлады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы геройларының туганнарына дәүләт бүләкләре — барлыгы биш медаль һәм орден тапшырды. Аларның өчесе сугыш кырында ятып калган, ә икесе туган ягына кайтып, узган гасырның 70нче елларында вафат булган.  Соңыннан, ветераннарыбызга сәхнәдән тыныч тормыш һәм сәламәтлек теләп кенә калмыйча, залда утыручы ак яулыклы әбекәйләрнең хәлләрен дә белеште. Зал тынып торганда, шактый сөйләште әле алар.

Авыр тормышның ни икәнен яхшы хәтерләүчеләр белән без дә сөйләштек. Ләйлә әби Саба районының Кызыл Мишә авылыннан килгән. Инде икенче мәртәбә чакырулары, ди. Быел туксанын тутырырга әзерләнә әбекәй.

– Безнең өй биек кенә тауга терәлеп тора иде. «Сугыш!» сүзен ишетүгә, әти шул тауга менде дә самолетка утырып китеп тә барды. Көнчыгышка таба. Шул көннән исәпсез ачлык көннәре башланды. Өйдә гел сукыр лампа яндырдык. Әле шулай да тәрәзәләрне капларга кушалар иде. Аны капларга әйберсе бармы инде аның? – дип сөйләде ул. – Өченчедә укыганда гаиләгә ашарга әзерли башладым. Әнигә булышырга кирәк бит! Җәйләрен бәләкәй арба белән печән ташылды. Аның бер булса да сыерын асрарга кирәк бит! Әтинең бертуган абыйсының ятим калган малае да бездә үсте.

Совет гаскәренең җиңүе турында мәктәптән ишетеп кайта Ләйлә әби. Ул вакытта радиолары да булмаган аларның. Зарыгып көткән хәбәрне ишеткәч, өйләренә таралышканнар. Андый чакта уку турында кем уйласын инде?!

– Бәләкәй генә булсам да, якын-тирәдәгеләр өчен хатны үзем яза идем. Әтигә дә яздым. Сугыш бетүгә, аннан хәбәр килми торды. Ул чактагы кайгырулар, балам! Сугыш беткәч, аны, олы кеше дип, штабта калдырганнар икән. Безгә хат салырга өлгерми калган бичара. Үзе октябрь ахырында гына кайтып төште. Бер хәбәрсез. И, сөендек!

Бүгенге тормышына шөкер итеп яши ул. Биш бала үстергән, берсен кайтмас юлга озаткан. Бүген сигез оныгының да рәхәтен күрә.

Лениногорск районыннан килгән Әнвәрбәк бабай Гыйльманов та 90 яшен тутырган. Аның әтисе – Совет солдаты Рейхстаг түбәсенә Кызыл байрак кадарга ике ел кала, Шөгер басуында беренчеләрдән булып нефть вулканын аттыручылар исемлегендә. Сугыш еллары турында сөйләгәндә, Әнвәрбәк бабай бу вакыйганы да теленнән төшерми:

– И, ул сугыш елларын башыннан ахырына кадәр хәтерлим мин, балам. Әле менә бүген дә килеп утырдым бит. Сугыш башланганда, без урманда какы җыя идек. Ул вакытларда урманга еш йөрелә иде бит. Бөтен авыл шунда булды. Берзаман кисәк кенә бөтен кеше авылга таба йөгерә башлады. «Авылга афәт килә» диешәләр үзләре. Без дә йөгердек. Авылга кайтсак, ил чигенә Герман гаскәре үтеп кергән, дигән хәбәр ишеттек. Берәү өстәлгә басып аңлата иде шуны. Менә шуннан соң ай буе сугышка солдат озаттык без. Бертуктаусыз киттеләр. Ат арбасының бер ягына – ире артыннан хатыны, икенче ягына әтисе артыннан баласы асылынып барды. Ә военком башлыгы «Не задерживать!» кына дип акыра. Ә без русча аңламый идек шул, акыллым, – дип яңартты ул истәлекләрен.

Киткәннәрен дә, кайтканнарын да күргән Әнвәрбәк бабай. Күршем – Бөек Ватан сугышы герое, ди. Аннан да күпне сорашып өлгергән:

– Сугыштан кайтучыларга асылыныплар елыйлар иде, кызым. Шатлыктан инде! Сугыш беткәч, без дә куандык. Сикерешә-сикерешә, «Ура!» кычкырдык. Юк, онытып булмый инде боларны, ничек онытасың. Син дә онытма, кызым. Башкаларга сөйлә, яме!

Сөйләдем, Әнвәрбәк бабай. Ишетерләр, ишеттерерләр һәм онытмаслар, һичшиксез!

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү