КПСС Үзәк Комитетының элеккеге секретаре вафат булган

Совет сәясәтчесе, КПСС Үзәк Комитетының элеккеге секретаре, Томск өлкәсенең мактаулы гражданины Егор Лигачёв Мәскәүдә 100 яшендә вафат. Бу хакта Томск өлкәсе администрациясенең мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Алексей Севостьянов хәбәр итте.

Билгеләп үтелгәнчә, Лигачев 7 май кичендә вафат булган.

Томск өлкәсенең мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Алексей Севостьянов Facebook тагы үз битендә КПСС Үзәк комитетының элеккеге секретаре үлемен шәрехләде һәм аны ил өчен тулыланмас югалту дип атады.

  • Егор Лигачев 1920 елда Новосибирск янындагы авылда туган. Мәскәү авиация институтын тәмамлый. 1944 елда ВКПка (б) керә. 1976 елдан 1990 елга кадәр КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы була. 1983 елда ЦК секретаре була, 1985 елда — ЦК политбюросы әгъзасы. 1988 елга кадәр үзгәртеп кору сәясәте инициаторларының берсе иде, соңрак берничә тапкыр реформаларны тәнкыйтьләде. 1989-1992 елларда СССРның халык депутаты була.

Фикер өстәү