Россия халкының 80% ка якыны түрәләрнең хезмәт хакларын акланмаганрәвештә югары дип санаган. Бу хакта «Работа.ру» сервисы тикшеренүләре мәгълүматлары сөйли.
Сораштыруда илнең барлык төбәкләреннән 5 меңнән артык респондент катнашкан. Әйтик, респондентларның 79% ы Россиядә артык югары хезмәт хакын түрәләр ала дип саный. Россиялеләрнең тагын 38% ы топ-менеджмент өлкәсендәге югары хезмәт хакларына игътибар иткән, ә 29% — риелторлар һәм 25% — финансистлар.
Моннан тыш, сораштырылган һәр бишенче диярлек юристлар (22%), сатулар буенча менеджерлар (21%) һәм IT-белгечләр (21%) артык күп ала дип саный, дип яза «РИА Новости».
Алданрак россиялеләр иң гаделсез түбән хезмәт хаклары булган профессияләрне атадылар, дип хәбәр ителде. Алар исәбенә укытучылар, табиблар һәм галимнәр кергән. Аерым алганда, күпчелек гражданнар билгеләп үткәнчә, укытучыларның хезмәт хакы уртача 120 700 сум булырга тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat