Поезд яшүсмерне бәрдердергән

Читада «Черновская» станциясендә поезд юлны йөгереп узган яшүсмерне бәрдергән. Әлеге хәл 7 майда була, бу хакта «Чита.Ру» хәбәр итә.

«Тикшерүчеләр һәлак булучының шәхесен ачыклаган, ул 2003 елда туган Черновский кешесе . 25 майда аңа 18 яшь туларга тиеш иде», — дип аңлаттылар Россия Эчке эшләр министрлыгының Байкал арты төбәк линия идарәсе матбугат хезмәтендә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, малай якынлашып килүче состав алдында юлны йөгереп узарга тырышкан.


Фикер өстәү