Җиңү парады репетициясе вакытында совет танкында янгын чыккан (ВИДЕО)

Уфада Җиңү парады репетициясе вакытында Т-26 танкында янгын чыккан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Коткаручылар мәгълүматлары буенча, танк корпусында ягулык ялкынсынган. Техника йөртүчесе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәнче утны мөстәкыйль сүндергән. Үз чиратында, урынга килгән коткаручылар калган ягулыкны хәрби техникадан юганнар.

Т-26 танкы СССРда 1931 елда кораллануга кабул ителә. Ул Бөек Ватан сугышы башланганчы Кызыл Армиянең иң күп санлы танкы була.


Фикер өстәү