Дүрт кеше, шуларның икесе бала, Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Тагын берсен хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсендә.
«18:20 дә Әгерҗе — Кызыл бор автомобиль юлында 1995 елда туган Nissan Almera автомобилен йөртүче руль беләе идарәне югалта һәм, күпернең ян коймасын эләктереп, каршы як хәрәкәт полосасына чыга, анда 1990 елда туган ир-ат идарәсендә Kia Rio белән бәрелешә. Бәрелешкәннән соң Nissan машинасын юл читенә атып бәрә һәм автомобиль яна башлый. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Nissan йөртүчесе, Kia Rio пассажирлары — хатын-кыз һәм ике балигъ булмаган бала һәлак булган», — диде ведомство әңгәмәдәше.
Шулай ук авариядә төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган Kia Rio йөртүчесе дә зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте хәлләре тәгаенләнә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat