Республикада янгын чыккан шәхси йортта хатын-кыз мәете табылган

Зәй районының Сармашбаш авылында шәхси йорт янган. Бу турыда  янгын сагының 101 номерына төн уртасында хәбәр ителгән.

Янгын агач корылма мәйданы буйлап тиз таралган. Янгын сүндерүчеләр төнге беренче сәгатьтә янгын хәрабәләрендә 57 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан. 0.27 сәгатьтә янгын сүндерелгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке төпчеге сүндерелмәү сәбәпле чыккан.


Фикер өстәү