Чүбеңне ташлама – күзәтәләр

Санитар – экологик икеайлык башланганнан бирле, республикада 2 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. 1 мең 822 беркетмә төзелгән, 7 млн. сумлык штраф салынган. Икеайлык кысаларында 2 меңнән артык тиешсез урындагы чүплек ачыкланган, шуның яртысыннан күбе юкка чыгарылган. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

– Икеайлык вакытында районнарда полигоннарга 280 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылды, җыештыруда 500 меңнән артык кеше катнашты. 350 меңнән артык агач һәм куак утыртылды, – ди министр. – Республикада чисталыкны һавадан күзәтү дәвам итә. Бүгенге көнгә 22 район тикшерелде. Һавадан күзәтеп, 930 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Аларның күбесе чүплекләр, аларның төп өлеше – чүплекләр.

Чисталыкны тимер юл буенча да тикшерәләр. Экологлар Казан – Биектау – Восстание – Зөя маршруты буенча 50 чакрым араны тикшереп кайткан. Тирә-якны җыештыру, ял итү урыннарын төзекләндерү, агач утырту барлык шәһәр һәм авылларда оештырылган.1 апрельдә башлаган чистарту икеайлыгында инде 800 меңнән артык кеше катнашкан. Министр билгеләп үткәнчә, Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Бөгелмә, Лаеш, Биектау районнарында яшәүчеләр өмәләрдә аеруча актив катнашкан.


Фикер өстәү