Кечкенә тракторлар ясаучы Рәфит Хәйруллин: Авыл малае бит мин

Кукмара районының Нырты совхозында гомер итүче Рәфит Хәйруллинның кулыннан килмәгән эше юк. Нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп башкарып чыга. Үз куллары белән әллә ничә төрле кечкенә трактор ясаган ул. Бәрәңгене утырта торганы да, ала торганы да бар. Язгы-көзге пычракларда йөрер өчен дә трактор ясап куйган. Монысы танк кебек. Кая телисең – шунда барып җитәсең. Балаларының күңелен күрим дип, хәтта картинг өчен дигәнен дә ясаган.

– Кулың белсә, техника телен аңласаң, бер авырлыгы да юк. Авыл малае бит мин, – ди Рәфит  абый. – Авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Колхоз таралганчы инженер-механик булып эшләдем. Электрик эшен дә беләм. Әлегә кадәр кешеләрнең өйләренә ут та кертеп йөрдем.  Тракторларны исә алдагы көнебезне уйлап эшләдем. Хатыныма көрәк тоттырасым килмәде. Балалар үсеп таралышыр, ә эшләргә кирәк. Кечкенә тракторлар белән бик җайлы. Бер ел элек аягымны сындырдым. Тез башына зыян килде. Әлегә бик эшли алмыйм. Олы улым, күңелсезләнеп ятма дип, камера алып кайтып бирде. Хәзер мин бөтен матурлыкны төшерәм дә социаль челтәрләргә куям. Савыгып беткәч, тракторларымда да йөрермен әле.

Рәфит абый бөтен эшен балалары өчен дип башкарган. Хатыны Зөлфия апа белән бер кыз, биш малай тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Ландыш үз гаиләсе белән Сабада, улы Рим, өйләнеп, Яшел Үзәндә яши. Раилләре Арчада төпләнеп калган, Рәүф исемле уллары, армиядән кайткач, Яшел Үзәнгә китеп эшкә урнашкан. Рәмзил дә абыйсы янына киткән.

– Безнең янда иң кечкенә улыбыз Рәзил калды. Ул да быел 9 нчы сыйныфны бетерә инде. Арча педагогика көллиятенә укырга кермәкче була. Менә шулай итеп, Рәфит белән икәү  генә калабыз. Шөкер, балалар кайтып тора. Бөтен эшләрдә булышалар, – ди әниләре Зөлфия апа. – Минем ирем төсле кеше башка юк. Без мәктәп елларыннан бирле бергә. Икебез бер вузда укыдык. Аннары өйләнештек. Үз авылыбызга кайтып, эшкә урнаштык. Ул чакта Ныртының шаулап торган чаклары иде. Хәзер генә ул эш бетте. Тик шулай да үз торган җиребездән дә кадерле урын юк. Авылыбызны бик яратып яшибез. Гомердә дә шәһәргә китеп яши алмас идек.

Авылдашлары Рәфит абыйның бакчасын гөлбакчага тиңли. Андагы матурлыктан күзләр камаша, диләр.

– Җәйләрен бакчалары тагын да матурлана. Рәфит бик уңган ул. Бакчасында күле дә бар, фонтаннарына кадәр сиптереп утыра. Әллә ниләр кыландыра. Агач башына Убырлы карчык өйләрен ясап куйган. Күңелгә ял бирә аларның йорт тирәсе. Ир кеше булса да, матурлыкны күрә белә, – ди күршесе Алевтина Ильина.

Рәфит абый бакчасына тегермән дә ясап куйган.  Күлендә аккошлар йөзә. Әнә шулай юктан матурлык тудыра икән. Хатыны әйтүенчә, аның фантазиясе бик көчле.

– Беркайдан да карамый, үзенең уена ни килә, шуны ясый. Балаларны да үз артыннан ияртә. Бездә техниканы белмәгән кеше юк. Кызым да ир-ат эшен яратып үсте. Малайлар исә кечкенәдән тормыш итәргә әзер иделәр. Әле әтиләре яхшы киңәшен биреп куя. Ул малайларны тәрбияләүгә нык булышты. Әнине һәм хатын-кызны хөрмәт итәргә кирәклеген әйтеп тора, – ди Зөлфия апа. – Әле менә шушы көннәрдә Рәфитнең туган көне. Балаларым барысы да кайтып, әтиләренә бәйрәм ясамакчы. Ә ул исә, янында үзен яратып торучылар булса, тагын да илһамланып эшли. Безнең Рәфиттән эш куркып тора. Әле тагын әллә ниләр ясамакчы булып йөри.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү