Тормышның котылгысыз бер алгоритмы, яки авырлыклар нигә кирәк?

Без шундый чорда яшибез: яңалыклар тасмасын ачтыңмы, икъти     сади төшенкелек, шомлы хәбәрләр, алда безне көтә торган зур куркыныч һәм кыенлыклар турында хәбәрләр ургыла да керә.

Әнә Германиянең зур финанс оешмасы Deutsche Bank азык-төлек базарында инфляция спирале бөтерелүнең дөньякүләм зур фетнәләргә китерәчәген фаразлый. Чынлап та, тарихка әйләнеп карасак, зур революцияләр һәм канкоешларның азык-төлек бәяләре күтәрелү сәбәпле килеп чыкканын күрербез. Россиядә Романовлар династиясенең түнтәрелүенә Петербургта икмәк кытлыгы этәргеч бирә. Дөньяның иң куәтле ике державасыннан берсе булган СССРны дефицитның ничек итеп пыран-заран китереп таратып ташлавын безнең буын яхшы хәтерли. Шуңа күрә югары җитәкчелек азык-төлек бәяләренең чамсыз күтәрелүенә каршы һәм аларның дефицитын булдырмау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Яңа гына Россиядән карабодай экспортын туктату турында карар кабул ителде, чөнки беләбез бит инде: карабодай һәм йомырка бәясенең түшәмгә юнәлүе соңгы елларда зур кризис кыңгыравы буларак кабул ителә.

Бәяләрнең дөньякүләм күтәрелеп тирбәлүе зур эпоханың төгәлләнүе, дәвернең алмашыначыгы хакында хәбәр итә. Чор белән чорның тектоник плитәләре үзара бәрелешкәндә, шундый тетрәүләр була: тешеңне кысып түз генә. Бу юлларны мин һич кенә дә укучыларны куркыту өчен язмыйм. Киресенчә, тормыш давылының шулай бөтерелеп уйнавында киләчәк таңнарның яктысы күренүе хакында сөенечле хәбәр тапшырырга теләгәнгә язам, чөнки бу дөньяда яшәешнең Галәмнәр Хуҗасы тарафыннан урнаштырылган бөек бер законын – алгоритмын беләм. Ул алгоритмны Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Инширах» сүрәсенең 5–6 аятьләрендә ике кат кабатлап аңлата (мәгънәсе): «Дөреслектә, файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң гына табыла. Дөреслектә, авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла», – ди. Шушы ике аять кешелек җәмгыятьләрендә катаклизмнарның ни өчен мул тормыш белән чиратлашуын, аерым кеше тормышының ни өчен авырлык-җиңеллек, хәсрәт-шатлык чылбырыннан тезелүен абсолют дәрәҗәдә аңлата.

Тәкъдир шулай язылган: яхшы кешенең тормыш юлы түмгәктән түмгәккә сикереп, сазлык аша үтүгә охшый, сикәлтәле була. Ә менә тырышлык күрсәтми генә ирешкән уңышлар, байлык һәм муллык яхшыга илтми, уңыш уңышсызлыкка әйләнә, һәлакәткә алып бара. Тормышта моның мисаллары күп. Теплица шартларында тәрбияләнгән кешедән шәхес чыкмый, җил-яңгырлардан саклап үстерелгән күңел рухи чирләрдән интегә һәм үзенең котылгысыз деградациясенә бара. Шәхес деградациясен дәвалауның иң яхшы ысулы – аны авырлыклар белән бергә-бер, йөзгә-йөз калдыру. Ваемсызлыктан, ялкаулыктан, булдыксызлыктан иң яхшы вакцина – кыенлыклар белән сыналу.

Унтугызынчы гасырда рус дворяны гаиләсендә Сергей Лисицын исемле бала туа. Әтисе рус-төрек сугышында һәлак була аның. Туганнан туган апасы гаиләсендә тәрбияләнә. Малай, күрәсең, сәләтле була, әмма тук һәм җитеш тормыштан бозыла. Укып, математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Тик фән белән баш катырасы килмичә, гусар полкына хезмәткә китә. Һәр җирдә җәнҗал чыгару осталыгы белән танылган егет дуэль оештырганы өчен армиядән куыла. Ерак бер туганының чакыруы буенча Аляскага юл тота. Корабта ук үз башына үзе бәла уйлап таба егет: капитан белән низагка керә, матросларны фетнәгә котырта. Моның өчен аны үлем җәзасына тартырга тиеш булалар, ләкин капитан бик акыллы кеше булып чыга. Ул егетнең талант икәнен, язмыш иркәләве сәбәпле генә бозылып, эшкә яраксыз хәлгә килүен аңлап ала һәм аңа мәрхәмәтлек кыла. Күзләрен бәйләп, кесәсенә бер язу тыгып, тормыш өчен кирәкле әйберләрең минимумы белән тәэмин итеп, аны Охот диңгезенең кырыс ярында төшереп калдыралар. Бар байлыгы бер кат кием-салым, өч пар итек, толып, ике пистолет, кылыч, кинжал, кесә сәгате, чакматаш, бер мылтык һәм башка берникадәр тормыш кирәк-ярагы, бераз азык-төлек җыелмасы була. Кесәдәге кәгазьгә капитан аның ялгызлыкта һәм мохтаҗлыкта үзенең начар холкын төзәтүен теләвен язган була. Кайчан булса да бер очрашсалар, дошман булмаган хәлдә күрешергә өметләнүен өсти.

Егетнең хәле аяныч була. Бер якта – Охот диңгезенең бозлы суы, икенче якта – үтеп булмаслык караңгы тайга. Моңарчы бер эш тә эшләп өйрәнмәгән дворянга ашыгыч рәвештә үзенә йорт корырга, мич чыгарырга, патроннарны саклау өчен, ук һәм җәя ясарга туры килә. Балык тотып, гөмбәләр һәм җиләкләр ашап, кырыс шартларда яшәү, дөресрәге, исән калу өчен көрәш башлана. Дулкын ярга китереп ташлаган бер корабта үзенә дуслар таба ул соңыннан, шул корабта булган холмогор токымлы сыерлардан, сарыклардан көтү үрчетәләр, сөт савып, сыр ясап яши башлыйлар. Хуҗалык бик киңәя, ашлык чәчеп үстерү, җиләк, балык эшкәртүне масштаблы итеп оештырып җибәрәләр. Кырыс шартларда яшәү егетне бик үзгәртә, хезмәт сөючән һәм иманлы яңа шәхескә әверелдерә. Буш вакытларында ул геологик разведка белән шөгыльләнә, үзенең ике иптәшен астрономиягә өйрәтә. Ахырдан алар, үзләренә юл салып, кешеләр яши торган җиргә барып җитәләр. Сергей Лисицын Рус География Җәмгыятенә үзе сөргендә яшәгән җирдә бай алтын һәм бакыр ятмалары табуын хәбәр итә. Озакламый аны үзе ачкан байлыклар белән идарә итәргә куялар. Иң бай кешеләрнең берсенә һәм меценатка әверелә. Теге капитанны эзләп таба ул, үзенең ихлас рәхмәтен җиткерә. Капитан вафат булгач, аның балаларының опекунына әйләнә, аларны Петербург университетында акча түләп укыта.

Тәкъдирнең кырыс сынауларына юлыкмаса, Лисицын кем булыр иде? Үзгәреп, чын кешегә әверелүенә ун ел узгач, ул язучы Николай Сибиряков белән очраша, аңа үз язмышын сөйли. «Сергей Петрович Лисицын – Русский Робинзон» дигән китап шулай языла. Менә күрәбез бит: җәза итеп бирелгән тормыш сынавы да борынын салындырмаган һәм файдасын күрә белгән кешегә Аллаһның рәхмәтенә әйләнергә мөмкин.

Бүгенге көннең зур байлыклардан интеккән, депрессиягә баткан җәмгыяте зур кризиска кереп батып бара икән, моннан куркырга кирәкми. Әйе, бик зур авырлыклар аша үтәргә туры киләчәк. Әмма һәрбер кыенлык – киләчәк уңышның тулгагы ул. «Җиңел килгән байлык фәкыйрьлектән куркынычрак», – дип, кем әйткән әле? Димәк, авырлыклардан түгел, җиңел килгән уңышлардан сакланырга кирәк.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

 

 


Фикер өстәү