Артта – Балтач, алда – Берлин: 18-19 яшьлек кызларның яшьлеге фронтта уза

Безгә мәктәп елларында, әле аннан соң да хатын-кызлар сугышка үзләре теләп барган дип өйрәттеләр. Кемдер партия, кем комсомол чакыруы буенча, кем йөрәге кушканга… Булгандыр, андыйлар да булгандыр. Әмма күпчелек ихтыяри-мәҗбүри, каршы килергә ярамаганга яуга кузгала.

Рәсми белешмә. Бөек Ватан сугышына хатын-кызларны мобилизацияләү турындагы Дәүләт оборона комитетының беренче карары 1942 елның 25 мартында дөнья күрә. Ул чакта ВЛКСМ Үзәк Комитетына фронтка 19–25 яшьлек 100 мең комсомол кызны озату бурычы куела. Карарлар аннан соң 13, 23 апрельдә, 25 майда… игълан ителә. Фронтта хәлләр мөшкел була. Миллионнарча югалтуларны хатын-кызлар белән тулыландырудан башка чара калмый…

Үз вакытында сугышта катнашкан райондаш хатын-кызлар турында шактый язылган. Аларның берничәсен архивымда саклаганмын да әле. Кызганычка, бүген инде аларның берсе генә исән. Әмма башкаларның истәлекләре дә битараф калырлык түгел. Тулы бер буынның фаҗигасе аларда.

Җиһан

1942 елның июне – сугышка чыгып киткән көн Җиһан апа хәтереннән бер генә минутка да чикмичә, әле кичә генә булган кебек, төн йокыларын урлый-урлый, җанын телгәләп, гомер буе гел янәшә бара. Онытырлык булмый шул: яшьтәшләре кебек, 12–13 яшьтән колхоз эшенә җигелсә дә, әллә кайдагы Хәсәншәех басуларында төн куна-куна эшләсә дә, ат җигеп көлтә ташыса, симәнә орлыгы алып кайтса да, урман кисү, окоп казуларда катнашса да, туган авылы Соснадан Балтачка да ялгызы төшкәне булмаган, өстәвенә ипилек-тозлык та русча белмәгән 19 яшьлек кыз бала сугышка чыгып китсен әле!

– Барасың киләме, дип сорап тормадылар шул, – дип сөйләгән иде Җиһан апа. – Әти-әни карт, бүтән сугышка китәрдәй кеше юк, бер безне генә читләтеп үтә алмыйлар бит инде. 1942 елның июнендә повестка китерделәр, иртәгесен китәргә диделәр. Әти Бөрбашта эштә иде, кайтып, төнлә сарык суйды, әни әйберләр пешерде. Өчәүләп елыйбыз. Әти белән әнинең өзгәләнүләре… Бөтен авыл озатырга килде. Коя яңгыр, коя яңгыр. Мин китүгә, әни мескенем аңын җуеп егылган, озак кына хастаханәдә яткан. Әти зират башына кадәр озата барды, аның үксеп елап, кул болгап басып калганы гомерем буе күз алдымда торды.

…Балтач, Чепья кызлары белән бергә китә Җиһан апа. Казанда чакта ук, ялган тревога ясап, кызларның өнен алалар. «Тел белмибез,  русча сөйләшә алмыйбыз, зинһар, кайтарыгыз», – дип елауларына да игътибар итүче булмый. Өйрәнерсез, сез әле бик яшь, ди хәрбиләр. Мәскәү янында берничә көн мылтык сүтәргә, җыярга өйрәткәннән соң «сугыш әзерлеге үткән» кызларны алгы сызыкка – кыр госпитальләренә тараталар. 4282 нче госпитальдә сугыш беткәнче эшли Җиһан апа.

– Ничек эшләдек, ничек түздек икән дип, гомер буе аптырадым, – дигән иде ул. – Бармак бәйли белмәгән килеш бит. Өйрәтүче дә, киңәш бирүче дә булмады. Яраланучылар өсте-өстенә килә тора. Кан, үлем, авыр яралыларга күнегә торган түгел. Кайберләренең өянәге башлана, куркып чыгып йөгерәбез. Врачлар орышып куып кертә. Үлгән солдатлардан куркып тилмердек. Тора-бара барысына да ияләштек, авырулар өчен дә, врачлар өчен дә үз кешегә әйләндек. Носилкалар белән авырулар ташу, яралыларны ашату, киендерү-чистарту, яраларын бәйләү, хатлар язу, землянкаларда мич ягу, палаткаларда яшәү – барыннан да бигрәк көн-төн йокламый ничек чыдадык икән дип аптырый торган бит…

Үлем һәрчак янәшәдә генә булса да, туган якка кайтасы килү, әти-әнине сагыну хәтта куркудан да көчле була. «Монда болытлар да бездәге төсле түгел», – дип елый кызлар. Смоленск өлкәсеннән башланган сугыш юлы, Белоруссия, Польша, Германия җирләре аша үтә. Җиңү хәбәрен Кенигсберг каласында ишетә, тик иртәгә үк кайтып китәбез, дигән өметләре генә буй җитмәс хыял булып кала. Башта – Германиядә, аннан Көнчыгышка бару юлында ярты ел үтә. Соснага 6 ноябрьдә генә кайтып керә ул. Шөкер, әти-әнисенә бердәнбер балаларының сугыш кырыннан исән-сау кайту шатлыгын күрергә дә, аның балаларын, оныкларын сөю бәхетен татырга да насыйп була.

Мәйсәрә

1942 елның июле. Хәсәншәех басуында печән чапканда, елый-елый килгән күрше әбисен күреп, 18 яшьлек Мәйсәрәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй була. Өстәвенә әби туп-туры аңа килә. «Әтидән кара кәгазь килгән», – дигән уй баш миен яшендәй көйдереп ала. Тик сәбәп башкада – кызның үзенә повестка бар икән…

– 1942 елның  башында әтиебезне, аннан ярты елдан кызын ут астына чыгарып җибәргән әнинең йөрәге бу хәсрәтләрне ничек күтәрде икән?! Әле бит миннән соң энемне дә сугышка алалар (бер мин генә әйләнеп кайттым), – дип искә алган иде Мәйсәрә апа. – Ул чакта безне башта Калугага алып бардылар. Бер атна шунда торганнан соң бернинди әзерлексез Смоленскига киттек. Туп-туры алгы фронтка – 132 номерлы кыр госпиталенә килеп эләктек.

Туры килүен күр: аннан бер айлап элек сугышка киткән Балтач кызы Нурҗиһан да, урау юллар аша, шушы госпитальгә эләгә. Икесенә бер сугышчан юл булганга, язмамны бүген Бөрбаш авылында гомер кичерүче әнә шул Нурҗиһан апа Хөснетдинова истәлекләре белән дәвам итәм.

Нурҗиһан

Ул бүген бар нәрсәгә шөкер итә: мул тормышына да, улы, килене, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерүенә дә, бүгенге сәламәтлегенә дә. Хәтта үткәненә дә.

– Авырлыкларны күп күрдек, ачлык-хәерчелеге дә, ятимлек тә баштан үтте, авыр тыл хезмәте дә, сугыш афәте дә, дөнья көтү мәшәкатьләре – шөкер, берсе дә калмады… Яшьлек белән сабыр ителгәндер инде, – ди ул.

Бер генә әйбергә уфтана: «Җиденче баласын тапкач, бер-ике көн генә авырды да, әни үлеп китте, кечкенә баланы карыйсы булгач, укып булмады… Җиде класс белән калдым.. Дөрес, бераздан әти яңадан өйләнде. Сосна авылы кызы Маһибәдәргә. Җиде бала өстенә ул ничекләр килгәндер, әмма ул бик әйбәт әни булып чыкты. Тик инде ул вакытта уку турында уйларлык булмады…»

Инде әниләрен югалту ачысы бераз сүрелеп, тормышлары көйләнә генә дигәндә, сугыш башлана. Әтиләре беренче көннәрдән үк сугышка алына. Колхозда төп көчкә әйләнгән, кыш буе Кайбыч районында ачлы-туклы окоп казып, хәлдән тайган Нурҗиһанның үзен дә 1942 елның июнендә хәрби комиссариатка чакырталар. Үзен генә түгел. Яз буе авыл мәктәбендә «хәрби әзерлек үткән»: мылтык сүтеп җыярга, атарга, противогаз кияргә өйрәнгән яшьтәш кызлары белән бергә. Әмма Нәгыймә белән икесен генә «яраклы» дип табалар һәм озак та үтми, фронтка юллыйлар. Товар поезды вагоннарына төялеп, кая һәм күпме барганнарын белми кыз, бары «Тула» станциясе генә исендә калган. Аннан соң Смоленск урамын чыгып, урманга керүләре, һавада күренгән һәрбер яктылыктан куркып елаулары исендә. Аның бөтен сугышчан юлы урманнар аша үтә. 132 номерлы хәрби госпиталь белән бергә санитарка булып, Белоруссия, Польшаны җәяүләп үтеп, Германиягә барып җитә.

– Урманга барып керүгә, зур палаткалар урнаштырабыз. Аларның һәркайсына 24 яралыны урнаштырасы. Һәркайсына нарлар ясыйбыз. Аларны урнаштыргач, үзебезгә землянка казый идек. Бик тирән, зур итеп түгел инде, шунда  салам тутырылган матрацлар җәясең дә, яшәү өчен әзер дигән сүз. Солдатлардан калган шалашларда яшәгән вакытлар да булды. Ә санитаркаларга эш бик күп, бөтен нәрсә безнең өстә, моңа өстәп, көнгә уникешәр сәгать дежур торасы иде. Бер минут та утырып торып булмый, 24 яралы арасында йөреп кенә торасың. Әле берсенә ярдәм кирәк, әле икенчесенә… Авыр хәлдәгеләрне бик жәлли идек, баштарак курыктык та әле, аннан ияләнәсең инде… Әле бит көндез унике сәгать авыруларны карасаң, төнлә ике сәгатькә каравылга чыгасы иде…

Җиңү хәбәрен ул Кенигсберг каласында ишетә. Төгәлрәге… «Без барып җиткәндә Кенигсберг ут эчендә иде. Керә торган түгел. Шуңа бераз чигенеп, бер агачлыкка туктадык. Җиңү хәбәрен шунда ишеттек. Ишеттек тә кайтып киттек түгел шул әле. Яралыларны озатып бетергәч, 1945 елның октябрендә 20 көнгә ял бирделәр. Октябрь азагында кайтсам да, авылда әле бәрәңге казымаганнар иде… Ялым беткәч, военкоматка бардым. Бик юньле кешегә туры килдем. «Тагын барасың киләме?» – дип сорады. «Ю-у-у-к», – дидем. Шул сүзем белән хәрби хезмәттән азат иттеләр. И-и, сөенгәннәрем!»

Менә шуннан кыз өчен гадәти тыныч тормыш башлана. Җиңелдән булмаса да, «ил белән килгән авырлык» дип түзә-түзә, эшен дә эшлиләр, гаилә дә коралар, итәк тутырып балалар да үстерәләр. Бүген инде үзләре күптән әби-бабайлар булган ул-кызларыннан, онык-оныкчыкларыннан кадер-хөрмәт күреп яшәве – әнә шул авырлыкларга сабыр итүенең әҗередер дә. «Барысы килеп хәлемне белешеп кенә тора. Бик кадерле әби мин. Төп йортта улым Сәлим, киленем Рәхилә, оныклар тәрбиясендә яшим. Өс-башым караулы, тамагым тук, урын-җирем ялт иткән… Барысына бик рәхмәтле, хәер-догада мин».

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү