Хезмәт хакын арттыру ысулларын аңлаттылар

Адвокат Марина Буянова «Вечерняя Москва» тапшыруында җитәкчелектән хезмәт хакын утыз процентка кадәр арттыру турында сорау нигезле булган очраклар турында сөйләгән. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә.

Юрист башкарылган эшләрнең күләмен һәм катлаулылыгын исәпкә алырга киңәш итә. Әгәр таләп ителгәннән күбрәк эшләсә, эш катлаулыланып китсә яки эш шартлары куркыныч тудырса, хезмәткәр финанс шартларын яхшыртуны таләп итәргә хокуклы.

Әмма хезмәт килешүендә язылган вазифаи бурычларны арттырып үтәү белән моны бутамаска кирәк.

Адвокат хезмәткәргә башка компаниядә эш тәкъдим иткән очрактан файдаланырга киңәш итте.

«Эш бирүчегә: миңа башка шартларда эш тәкъдим иттеләр, әмма сезнең белән эшләү бик ошый. Хезмәт хакын бераз арттырсалар, мин калыр идем. Миңа коллектив та, җитәкчелек тә ошый, — дип әйтүдән кыесынмаска кирәклеген әйтә юрист.

Әлеге киңәшләрне истә тотканда хезмәт хакын өчтән бер тапкыр арттыру мөмкин булачак.


Фикер өстәү