Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 34 очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 34 татарстанлыда ачыкланган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган, калганнары — элемтә юлы белән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 15 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Бу юлы Чаллы зарарлану очраклары саны буенча лидер булып тора, биредә тәүлек эчендә 10 очрак теркәлгән. Аннары рейтингта Баулы районы — тугыз һәм Казан дүрт инфекцияле кеше ачыкланган. Ковидтан өч кеше — Яшел Үзән районында, ике — Минзәләдә, шулай ук Арча, Югары Ослан, Биектау, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак билгеле.

10 майга алынган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 20 808 кешедә Covid-19 инфекциясе ачыкланган. 17 723 кеше сәламәтләнгән.


Фикер өстәү