Татар солдаты/ Айдар Хәлим/ Тарихи-документаль романнан өзек

Рейхстагка һөҗүм итәчәк көчләр, тулаем алганда ике өлешкә бүленеп, Гиммлер Йортының уң канатында Алексей Плеходановполкыннан майор Давыдов, сул канатында полковник ФёдорЗипченкополкының капитан Степан Неустроев батальоны, алар арасында исә Маковның байрак кадарга тиешле 25 кешедән унга калган төркеме тупланган иде. Боларга өстәп, сул канаттан майор Василий Шаталин, аның сәяси яктан урынбасары майор Шәриф Килкиев җитәкләгән 380 нче полк кертелә.

Стратегик бурычы – теге Газетдин ачыклаган серле сулыкны урап чыгып, Неустроев батальонына килеп кушылу. Аларның берсе дә бу су каршылыгын кичү юлларының ачкычы Заһитов кулында икәнлеген белми. Аны ачып салуның да зыяныннан башка файдасы булмас иде: торба буйлап берәмләп үтәргә тырышкан гаскәрләр килеп тыгылачак һәм дошман аларны турап кына ыргытачак. Көчләр аз. Полклардагы кырылудан калган сугышчылар саны штат исемлегенең 50–60 процентын гына тәшкил итеп, штрафниклар исәбенә тулыландырылса да, алар үзләрен чын хәрби организм итеп тоя алмый. Танклар ярдәменнән бөтенләй мәхрүм ителгән пехота 3 меңләп гарнизоны булган Рейхстагны шушы санаулы көчләр белән алырга тиеш иде.

Менә төгәл 21 сәгать 30 минутта, җирне тетрәтеп, артиллерия әзерлеге башланды. Биш кешелекМаков төркеме берүк булып җәясенә тартылды. Дикъкать шулкадәр тупланды ки, сугышчыларның йөрәк тибеше яңгырап ишетелде, барлык гәүдә, тән тиресенең һәр күзәнәге гүя күз белән колакка әверелде.

– Әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга язган васыятьләрегез урынындамы? – дип белеште Маков мина-снаряд ухылдаулары астында. – Тикшерегез.

Сугышчылар күкрәк кесәләрен капшадылар.

– Урынында, иптәш капитан.

– Байраклар урынындамы?

– Урынында, иптәш капитан, – диде Минин, куенын тикшереп.

–Боеприпасларыгыз җитәрлекме?

– Җитәрлек, иптәш капитан, – диделәр барысы берь­юлы.

–Ну, с Богом. –Маков колачын киерде, биш җан иясе бер булып кочаклашты. – Бер-бер хәл була кал­са, беркайчан бер-беребез хакында начар сүз әйтмик, бөркетләрем, һәм ул күккә каратып уч төбен ачты. – Рейхстаг түбәсендә очрашканга кадәр…

Биш җан иясенең биш кайнар уч төбе бер-берсе өстенә бер булып түшәлде.

Маков сәгатенә карады. Артиллерия әзерлегетәмам­ланырга әле унбиш минут бар иде. Ул Газетдингә баш какты. Һәм Газетдин артыннан дүрт җан иясе караңгылыкка чумды. Җирдә нык караңгы, күктә нык якты иде кебек. Ул эре йолдызлар белән тулган. Бу яктылык, бәлки, ял­гыз янып та, бергәлектә яшәгән йолдызлар каршылыгын­нан килгәндер. Борыннарны әле чәчкәләрен коеп бетмәгән алмагачлардан, Тиргартен паркында котырып чәчкә аткан газоннардан килгән куе әчкелтем ис кытыклады. Күзгә төртсәң дә күренмәс караңгыда гүя Берлинны, бар тирә-якны үзенең Янагышы кебек белгән, тәүлекнең теләсә нинди өлешендә юнәлешенюгалтмаган Урал юлаучысы Заһитов аларны иң кыска, иң туры юлдан су белән тутырылган метро каналына алып килде һәм ярның үзе генә белгән төшендә чыгып торган швеллер башына ыргаклы аркан ныгытты, беренче булып суның үзе генә белгән өлешенә аркан буйлап шуышып төште, аяклары белән су астындагы юан торбаны эзләп тапты һәм үзе генә белгән «сукмак»тан башкаларга юл күрсәтеп, аргы ярга чыга да башлады. Бу гамәл ун минуттан да артыкка сузылмаган­дыр.

Башкалар боерык буенча кузгалганчы, алар инде барысы да су каршылыгын кичеп, аргы ярда хәлиткеч һөҗүмгә сигнал көтә иде. Бу алар катнашкан сугышта, бәлки, үзләре кичергән иң җиңел, иң тыныч минутлар булгандыр.

Һәм күк караңгысын иманлы шырпылар – яшел раке­талар гөләндәме яктыртты.

Һәм төп көчләрнең аларны куып җитүен дә көтмичә, алдан Заһитов, аннан Лисименко, аннан Бобров, аннан куенында ике байраклы Минин, аннан капитан Маков, караңгыга хәнҗәр булып кадалып, Рейхстагка таба элдерделәр. Гүя яшел ракета аларны айга алып менде алар инде гүя ай кешеләре кануннары белән яши башла­ган иде. Нәрсә шартлый, кайда шартлый, ничек шартлый, күктән нәрсә ява– ядрәме, әллә йолдызмы – бернәрсәгә игътибар итми, бернәрсәдән курыкмый, нәкъ яшәүнең үзе кебек гади һәм тормышчаномтылышта алар яшен тизле­ге белән Кёнигсплац мәйданы аша Рейхстаг капкасына ыргылды. Бу караңгы һавада яктырып җиңүгә омтылган кешеләрнең үз гәүдәләре белән нота язган үлем симфо­ниясе иде. Сулдан һәм уңнан ут оялары телгә килде, әмма дошман зыян китерә алмады, гаять зур чослык белән хәрабәләргә елышып барган төркемне кирпеч өемнәре җимереклек үзе саклады. Бәрәч, әллә алар Рейхстаг туп­сасындамы?! Шулай тизме?! Газетдин моңа ышанмады Ул биредә гомерендә күрмәгән ут ташкыны булыр дин уйлаган иде. Тормышта киресе: гомердә күрелмәгәнҗиңеллек белән гитлеризм тупсасына сикерә алдылар. Еллар буе көткән мизгел чагыштырмача корбансыз кил­де түгелме? Ничек? Дөресме? Хакмы? Төштә түгелме? Нидән шулай? Моңа кадәр Рейхстагка һөҗүмнәрен, гадәттә, көндез генә ясаган Кызыл Армияне фашист­лар төнлә көтмәдеме? Алар караңгыда килеп, тагын да караңгырак бинага бәреп кереп, юл саба алмаслар, ада­шырлар дип уйладылармы? Әллә бу дошманның башка­лар белмәгән мәкерле хәйләсе генәме? Тарих кинаясеме ? Әллә Рейхстаг гарнизоны, подвалга качып торып, алар­ны, бинага кереп тулгач, турап салырга итәме? Бу минут­та аларның йөрәкләре ничә децибел көчәнеш белән типте һәм ул йөрәкләр ничә танк двигателе чыгарган энергия эшләп чыгарды икән?

Биш елга якын вакыт эчендә – 1409 көн ашкынган Рейхстагның кирпеч ватыклары түшәлгән беренче бас­кычларына басу белән, алар Триумфаль капкага авто­матлардан ут ачтылар. Ядрәләр корыч ишекләрне тишә алмыйча чыелдап кына очты. Баскычлар төбендә арттан куып килгән сирәк-саяксугышчыларкүренгәли башлады. Аларның берсе, Тукайның Былтыры кебек мәһабәт су­гышчы, гүя Иделдән бирегә килеп җиткән дә, Шүрәлене эләктерергә теләп, үзен чеметкән ядрәләргә игътибар да итмичә, керергәме-юкмы дигәндәй аптырап калган…

–Гитлер кайда икән, әйтмәссезме? – дип сорады гүя авылыннан беренче тапкыр читкә чыгып, шундук Рейх­стаг күтәрмәсенә менгән эчкерсез авыл малае. – Мин аны поймать итәргә килгән идем…

Гитлерның инде ун сәгать чамасы элек тормыш белән хушлашканын белмәгән, әмма һәр сугышчы аны тере ки­леш кулга төшерү белән тилергән фаҗигаи шартлардагы бу мәзәк күренеш Газетдинне елмаерга мәҗбүр итте.

– Әйдә, туганкай, алга!.. – дип кычкырды ул аңа. –Гитлерның ишек төбенә җиткәнсең бит! Куркып торма!.. Ул шунда!.. Күптән сине көтә!..

Ышанасызмы, Газетдиннәр караңгылыкны файдала­нып, кыска гына вакыт эчендә, чагыштырмача аз корбан биреп, Рейхстаг капкасы төбендә иделәр!!!

Әмма шул ук караңгылыкта Рейхстагка һөҗүм иткән өч батальонның хәле Газетдиннәрнекеннән күпкә авыррак иде. Караңгыны да, яктылык кебек, кем ничек файдалана бит. Алар метро каналы аша тиз генә үтә, нәкъ Газетдин алдан сиземләгәнчә, су астындагы швеллер, торбалар­ны таба алмыйча, тар бугазга килеп тыгылдылар, гаскәр белән идарә итү мөмкинлеге бөтенләй кулдан ычкынды. Швеллерлар буйлап суны кичеп үтә алганнар, чит от­рядлар белән буталышып, адашып, һөҗүм сызыгыннан читләштеләр. Ахыр чиктә, үз ояларын табалмаган кош­лар кебек, идарәне югалтыпбуталыштылар да, башка отрядлар эчендә «Гитлерны тере килеш эләктерү» өчен Рейхстагка ташландылар.

Маков төркеме бар көченә йөгереп, Рейхстагның утыз­лаган киң баскычларын сикерә-атлый менеп, тантаналы капкага якынлашканда, артларыннан «урралап» килгән гаскәрләрнең ташкыны якынлаша барды. Озын буйлы Бобровның әллә каян йөгереп килгәне күренде. Ике яккаачыла торган капка кымшанмаслык итеп эчтән бикләнгән булып чыкты. Капканың сул тарафында персонал кереп-чыгып йөри торган ярдәмче ишекләр кирпеч белән түшәлгән. Туп белән җимермичә якын килерлек түгел. Ул ара да булмый, тирәләрендә бер взвод чамасы сугышчы тупланып өлгерде. Алар, сабырлыкларынюгалтып, корыч капка белән ишекне иңнәре белән этәреп ачарга, ачыл­магач, ачуларыннан типкәләргә тотындылар. Минутлар сәгатьләр булып сузылды. Буталыш көчәйде. Капканы ничек кенә булса да беренчеләрдән булып ачарга азаплан­ганЗаһитов белән Лисименко Рейхстагны 1 Майга алу белән исергән генералларның Триумфаль капканың эчтән бикле булу мөмкинлеген кисәтеп тә тормауларын бөтенләй аңламадылар. Солдат Газетдин үзе ничек итеп моны башы­на китермәгән?! Алар корыч капканы җимерепазаплан­ганда, Минин белән Бобров үзләрендәге ике байракның берсен – 136 нчы үз бригадаларының полковник Писа­рев биргән Кызыл байракны – Рейхстаг диварына эләргә кирәк, дигән фикергә килделәр. Коточкыч катлаулы шарт­ларда, төплә, сапсыз байракка сап табып, аңа байракны беркетеп, сап очын кертер өчен тимердән дә катырак бу­лып каткан кирпечләр арасын хәнҗәр очы белән чокып, ычкынып китмәсенгә сапны шул ярыкка кирпеч валчыгы белән чөйләп, һәм, ниһаять, мөмкин кадәр югарырак элү өчен беренче чиратта булдыклы булырга кирәк иде. Әмма тарих икенчерәк, гадирәк юл сайлады. Бобров байракны югарырак күтәрү өчен баскыч эзләгән арада, парторг Ми­нин химик каләме белән төкерекләп, байрак почмагына аны элүче дүрт батыр фамилиясен язды: Заһитов, Минин, Лисименко, Бобров. Менә җитез Бобровкаяндыр баскыч та китереп җиткерде. Ул Минин биргән рәшәткә агачына сап итеп байракны урады, баскычтан ике метр чамасы күтәрелеп, мөмкин кадәр биеккәрәк үрелеп, байраклы сапны шул ук Минин сузган кирпеч белән янәшәдәге ярыкка кагып кертте:

– Ур-ра! Беренче байрак урынында!..

– Ур-ра-а-а! – дип күтәреп алды Кёнигсплац. – Ур-ра-а-а-а!!!

Гиммлер Йортыннан кузгалуларына 20 минут үттеме-юкмы, Беренче байрак, түбәдә булмаса да, башкаларга дәрт биреп, Рейхстаг диварының буй җитмәслек уры­нында җилфердәде. Вакыт 22 сәгать 10 минут иде. Әйе, һөҗүм башланганга нибары 40 кына минут үткән. Триум­фаль капка тирәсе инде безнең гаскәрләр белән кайныйиде. Бу вакыйга белән рухланган һәм һәркайсы сугыштан арыган, һәркайсы герой исеменә лаек сугышчылар Рейх­стагны алу мәшәкатен бер мизгелгә хәтердән чыгарып, кем нинди кызыл тукыма әтмәлли алган булса, шуларны диварга беркетә башлады. Озак та үтми, Рейхстаг дивары буйҗиткәнчә эленгән кызыл постаулар, тукымалар, хәтта күлмәк җиңнәре белән чуарланды.

Байрак элгәнгә кадәрге 30 минутны сурәтләр өчен, кешелектонналап язу карасы түкте, миллиардлаган сүз исраф итте. Әмма әле булса бу минутларның чын каһар­маннары аталганы һәм дөрес сурәтләнгәне юк. Анда, нишләмәк кирәк, кешегә хас гөнаһларга батып, шыр ялган, Хакыйкать Статусы алып, һәйкәлгә күтәрелде. Матур әдәбиятта минем бу омтылыш, бәлки, Чын Ха­кыйкатьне ачуга беренче адымдыр.

Моннан алдагы 30 минутта каһарманнар кичергән кичерешләрне романнар, трилогияләр, симфония-операларга сыйдырып бетереп булыр микән?

Мин, үземнең тыйнак талантым, тар мөмкинлекләрем белән моны сурәтләргә тырышып карыйм, Аллаһтанмәдәд, көч сорыйм.

… Рейхстагка бәреп керүне сузу үлемгә тиң иде. Анда тантана капкасын хәтерләткән чуен ишекләрне ватып кына кереп булуын аңлаган Газетдин Маковка:

– Әнә тегендә, Рейхстагка җитәрәк, бер бүрәнә аунап ятканын күргән идем, – диде. – Мин, булмаса, иптәш капитан, шуны алып килим!..

Ул, өермә булып Рейхстагка килгәндә, бу бүрәнәне күз кырые белән абайлаган иде. Маков фикерне күтәреп алды:

– Хәзер үк!.. Умница!..

Газетдин берничә сугышчы белән баскычлар буйлап аска атылды. Юан башыннан үзе күтәргән бүрәнәне, бал­лы кашык диярсең, башка сугышчылар да сырып алды. Әнә шулай бүрәнәнең юан башында беренче туры килгән Газетдин егермеләп сугышчы колачлаган бу таранны ко­рыч капкага китереп терәде дә әмер бирде:

– Раз! Два! Уд-дар! Раз! Два! Уд-дар!..

Һәм фашистның соңгы корыч капкасы, Газетдиннәр көчле итеп бәрдерүдән чыдамыйча, күгәне белән бергә кузгалды һәм Газетдин беренче булып Рейхстагның күзгә төртсәң күренмәслек караңгы базына чумды. Артыннан сөекле дуслары –байракчыларЛисименко, Боб­ров, Минин һәм командирлары Маков чаба иде. Шундаук, гөмбәзләрне «урра» тавышлары белән калтыратып, бинада сугышчылар оры яңгырады. Рейхстагка үткән сугышчыларныңяртысы эчкә томырылды, яртысы аларны тылдан саклау өчен тышка карап позиция алды. Көндез сугышырга өйрәнеп, Рейхстагны көтмәгәндә төнлә һәм чагыштырмача тиз алган сугышчыларның алгы рәтләре сукыр чебен кебек чарасыз, ягъни утсыз-фонарьсыз булып чыкты. Аларга Рейхстагның архитектур планын да бирмәгән иделәр. Газетдин, кирәк булуы мөмкин дип итек кунычына кыстырган гыжгылдыкфонарен чыгарып, барасы юлын, тирә-якны нур белән телде. Аның яктысыннан аңга килгән тере ташкын да шушы бер фонарь белән яктыргандай булды. Ул Рейхстаг эчендә аның турында үзе туплый алган иске мәгълүмат белән генә эш итте. Биредә тизлек түгел, чослык1 кирәк иде. Биредә ашыгып ашка пешәргә мөмкин иде. Газетдин артыннан башкалар да капшанып кына алга бардылар. Секундлар – көн, ми­нутлар ай кебек озын иде. Бу – ындыр табагы кебек зур мәйдан – Рейхстагның вестибюле булырга тиеш; сулда –утырышлар залы кебек зур зал. Анда багана кебек каткан сын. Король Вильгельм, димәк. Алда, сул яклап винт рәвешендә боргаланып, югары катларга менгән текә бас­кычлар… Эчтән тимер бикләр белән бикләнгән капканың бик тиз бирешмәячәгенә ышанган дошман, караңгыда култык асларында чабышкан совет солдатлары авазын­нан уянып киткәндәй, каян мөмкин, шуннан тәртипсез ут ачты. Юлларын дошманнан граната белән тазартып, туктаусыз ата-ата, Газетдин Заһитов беренче булып ба­скычка ыргылды.

– Хәзергә граната ыргытмый тор, Гизи! –дип кыч­кырды Маков. –Алдыбызда тимер ишекләр булып, ри­кошеттан үзебезнекеләргә эләкмәсен!..

Бу бик урынлы кисәтү иде. Газетдин һәм аның ар­тыннан килгән сугышчылар кулларындагы гранаталарын астан өскә, өстән аска күченеп, подвалга кереп качар­га тырышкан фашистлар тарафына томырдылар. Рейх­стагны кулга төшерү өчен башланып киткән сугыш бик үзенчәлекле булып чыкты: көн яктысында ала алмагач, аны караңгыда алырга насыйп итте; безнең якның көчле артиллерия әзерлеге вакытында дошман, подвалга качып, исән калды, артиллерия әзерлегетәмамлану белән, под­валдан үзенә билгеле юллар буенча катларга таралып, котырынкы сугыш ачты. Аһ, кызу булды ул!         Байракчылар һәм алар ярдәмчеләренең фриц тәкъдим иткән тактиканы кабул итми чарасы калмады, алар, еш кына кул сугышы башлап җибәреп, бүлмә артыннан бүлмәне азат иттеләр. Маковны ашыгыч радиоэлемтәгә чакырдылар. Ул комкор Перевёрткин иде. «Сузмагыз, капитан! – диде киеренке боерык аһәңе белән генерал. – 1 Майга бер сәгать калып килә. Әгәр байракны 30 апрельдә элеп өлгермәсәгез, мин сезне рядовойга калдырам!» Чын «ихтирам»ныңмоңарданда зуры булуы мөмкин түгел иде. Төркем яулый алган уңышны ничек кенә булса да сүндермәскә, үстерергә тырышкан, мондый да катлаулы операция вакытында кәефтә уйнап, генерал таламаган хәлдә дә, һәр минутның стратегик кадерен белгән Маковның көчәя барган шартлау, атыш, җимерелеш астында көр тавышы яңгырады:

–Заһитов! Барысын җитәклә һәм байрак белән түбәгә!..

Аларны җыясы юк, алар бердәм иде. Заһитов, бер-бер артлы Лисименко, Минин, Бобров, туктаусыз ата-ата, икенче каттагы ниндидер мәйданчыкка килеп чыктылар. Газетдин уңга-сулга янә граната ыргытып, юлны фаши­стлардан тазартты. Фонаре яктысында өскә, чарлакка алып менә торган чылбырларга охшаган нәрсә янына ки­леп чыкты. Ләкин, бәхетсезлеккә, чарлакка менә торган баскычлар шартлатылган булып чыкты. Бу очракта да аңа тапкырлыгы ярдәм итте. Үз төркемнәреннән тегер­мән ташы кебек киң күкрәкле, багана кебек озын буйлы элемтәче сержант Печниковны тотып алды, чарлак авызы­на китерде, бераз чүктереп, иңенә атланды. Печников аны күтәреп аягына басуга, Газетдин инде чарлакка кош кебек кунып та өлгерде. Берәмләп! Берәмләп! Ничә секунд үт­кәндер, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына ди­гәндәй, бер кулына байрак тоткан, икенче кулына чарлак авызына җитәрәк кенә төртелеп торган нәзек металл тор­бачыкнысаплыкка сындырып алган Минин да, Бобров та, Лисименко да чарлакта иделәр. Бернәрсә күренми, аларның йөзләрен бары тик каяндыр югарыдан, түбәдә шартлаган снарядлардан ялт-йолт килгән наҗагайларның1чарлак тәрәзәсе аша үткән утлары гына яктыртып ала. Фашистлар булуыннан шикләнеп, чарлакның караңгы почмакларына автомат һәм граната уты белән «дезинфек­ция» үткәрделәр.

Хәзер түбәгә чыгар юл табарга кирәк иде. Аргы һәм бирге почмакларны кат-кат ут белән тунаган-пешекләгәннән соң, Газетдин фонаре белән якын-тирәсен боҗра ясап яктыртты һәм – көтмәгәндә! – үзеннән бер 5 метр чамасында түбәгә менгән чыгыр күрде. Бу кирәк очракларда, ягъни сыннарны буяганда һәм башка җиргә ремонт үткәргәндә, Рейхстаг түбәсенә чыга һәм йөкләр менгезә торган бердәм чылбыр системасы иде! Чыгыр чылбырының атламнарын немец нәкъ кеше табанына таман итеп эшләгән, каһәр. Түбәгә кадәр ара 3–4 метр чамасы булыр. Чыгыр буйлап, гадәттәгечә, иң алдан Заһитов, аның артыннан сул кулына байрак тукымасы, уң кулына пистолет тоткан, байрак сабына әвереләчәк нәзек торбачыкны тешләренә кыстырган Минин, аннан Лисименко, Бобров һәм Маков күтәрелде. Чыгыр тавыш тәрәзенә алып килә икән. Заһитов белән Минин шул тәрәз аша түбәгә чыкты. Ил байрагын эләр өчен илдән ике чын ир дә җитә. Калган өчесе сакта калды. Югарыда һава чагыштырмача саф, алар гүя тилерткеч мунча газыннан саф озон зонасына керделәр. Дулкынланудан йөрәкләре Сабантуйдан җиңеп кайткан аргамак йөрәге кебек типте. Рейхстаг түбәсеннән ачылган күренешне бер генә даһи язучы да сурәтли ал­мас иде кебек. Бу халыклар дошманлыгыннан түгел, ә бәлки фикерләр каршылыгыннан дошманга әйләнгән ике системаның хәлиткеч бугазлашуыннан туган үзенчә бөек, үзенчә грандиоз һәлакәт чагылышы иде. Күген төрле тарафлардан прожектор кайчылары кискән, меңләгән шартлау берьюлы җыр итеп үтереш симфониясен язган, уңга-сулга айкалып, бомбалар чуерташ булып кешенең уч төбендә биегән биш миллионлык шәһәр сугышның 1409 нчы төнендә шушы ике кеше карамагында иде: байракны элә алсалар – сугыш туктаячак, элмәсәләр – туктый алма­ячак. Әмма аларның мондый «матурлык» белән сокланып торыр вакытлары булмады. Кинәт Газетдин янәшәдә генә шартлаган снаряд яктысында җирдән яхшы күренгән, хәзер үзләре белән янәшәдә булган Җиңү Алиһәсе мана­расын танып алды:

– Әнә бит теге түти, Миша, безне көтә!

–Якши, Гзи!..

Яннарында туктаусыз снарядлар, миналар шартлап, ядрәләр черки урынына очып торсалар да, алар байрак­ны бары тик шул арбага атланган Хатын сынына эләргә булдылар. Газетдин, таныш түгел биеклектән мәтәлеп төшмәс өчен, сынга ничек менү турында уйлаштырганарада, Минин шул ук шәмәхә каләме белән байракның почмагына биш фамилияне язды. Янәшәләрендә тагын снаряд шартлады. Манара белән алар да тирбәлеп куйды­лар. «Аны элегрәк язып куеп булмый иде микәнни? Болай да кадерле секундлар!.. –дип борчылды Газетдин дусты өчен. – Пошмый торган халык бу!..» Хәзер инде бай­рак тукымасын металл торбачыкка беркетәсе генә калган иде. Әмма аны бу килеш берничек тә беркетеп булмаяча­гын аңлаган Минин, байракны ничә көн билендә йөртеп, аны бәйләрлек бау да хәстәрләмәгәне өчен, эченнән үзен битәрләп алды.

– Ашыга төш, Миша, – диде Газетдин. – Тарих көтми.

– Бәйләргә бернәрсәм дә юк икән… – диде уфырып Михаил.

– Табылыр!

Газетдиннең солдат капчыгында алдан хәстәрләп ку­елган кирәк-яраклары җитәрлек булса да, Җиңү Байрагы кадәр байраклар байрагын киндерә-аркан белән бәйләү көлке булып тоелды. Аптыраган егет кесәсеннән Саҗидәсе бүләк иткән, өч елдан артык өф-өф итеп саклап йөргән ба­тист кулъяулыгын чыгарды, аны яшен тизлегендә хәнҗәр очы белән буй-буй тасмаларга телгәләде, тукыманы дүрт урыннан тишеп, металл торбачыкка нык итеп бәйләде. Ирләр төене белән кысылган төеннәрнең ныклыгын сы­нар өчен, аны җилфердәтеп карады: кызыл тукыма гади әләмнән байракка – ышанычлы кулларда аумас байракка әверелде дә куйды.

– Байракны син йөрттең, Миша, син элеп тә күрсәт.

– Ышанычың өчен рәхмәт, Гзи, – диде дулкынла­нуыннан яшьләре бүселгәнМинин. – Мондый күңел киңлегеңне беркайчан да онытмам!..

Җирдә сугыш уты көчәйгәннән-көчәйде, аның ял­кынлы тетрәүләре Рейхстаг түбәсендә тагын да көчлерәк авазлар белән кайтарылды, һәм Минин, горур башлы һун атына караганда үзе ажгырып торган Җиңү Алиһәсенең сары төстәге бакыр, шома арбасыннан атлыгып торган сыны буйлап үрмәләргә тырышып карады, әмма кире шуып төште. Ырматиз белән авыртканаяклары Ми­нинга һич кенә дә кирәгенчә сыгылырга мөмкинлек бирмәде.

– Үзең менеп кара, Гзи, – диде Минин, уңайсызланып. – Аяклар…

Газетдин итекләрен салды, яланаякларын һәм уч төпләрен төкерекләде, сынның баганага охшаш урынынСабантуй баганасы кебек кочаклады һәм менеп тә китте. Җитез генә Алиһәнең арбасына менеп тә утырды һәм шуннан Мининга кулын сузды:

– Китер!..

Ул Мининның кулыннан байракны алды, капчыгыннан яраны бәйли торган жгут чыгарды, һәм кучер бурычын үтәгән Алиһәнең янбашына байракның металл сабын кымшанмаслык итеп бәйләде. Кайчандыр Тын океаннан ат арбаларында Әдрән диңгезгә барып җиткән борынгы һуннар оныгы Газетдин, кулында ярсу җилләр белән тулышып һәм киерелеп, байрак инде үзе үк иркенгә очты һәм чаштыр-чоштыр килеп җилфердәде, Берлин өстендә тынычлык кошы булып талпынды.

Колак төбендә, йөрәктән сулдарак кына ярылган снарядлар, бомбалар шартлавыннан Җиңү Алиһәсе, аның белән Җиңү Байрагы, Җиңү Байрагы белән Газетдин Казыйхан углыЗаһитов тирбәлде.

Никадәр рәхәт, никадәр ләззәтле иде бу минут!

Әмма җирдә аны эш көтә иде.

Газетдин ат сыныннан төште һәм беренче эш итеп Мининны кочаклады. Ике дус бер-берсен котлаштылар. Газетдин шул арада Берлин парламенты түбәсендә җилләргә дә өлгергән аяк чолгауларын урап, итекләрен киде. Ялт-йолт китереп үлем кылычлары кайралган Берлин күгендә байрак җилферди, ул кешелекнең инкяр ителмәс тарихының яңа туган баласы иде…

Берлин вакыты 1945 елның 30 апреленең 22 сәгать 40 минутын күрсәтте. Бу шулай ук Рейхстагта Татар вакыты иде. Әллә шуңа да бу вакыт җәзаланырга тиеш идеме?

Бер караганда, Рейхстаг түбәсенә байрак элү сугыш­ның тәмамлануы, илләргә, дөньяга тынычлык-иминлек килүе дигән сүз иде. Шулай итеп, унар-унар миллионлы гаскәрләрнең 1409 көн буе маңгайга-маңгай текәшеп су­гышуын ике гади адәм заты –БашкортстанныңЯнагыш дигән татар авылыннан татар егете Газетдин Заһитов, Псков төбәгенең Ванино дигән авылыннан урыс егете Ми­хаил Минин туктаткан иде. Икенче караганда, сугыш ке­бек дошманлык машинасы аның маңгаена әләм элү белән генә туктый алмый. Сугышлар аны туктату өчен гаять зур көч куйган корбан-каһарманнарның исемнәрен ачыклап, тиешле бәясен биреп зурлагач, җиргә тапшырганнан соң гына туктыйлар.

Әле менә шул мөһим нәрсәләр ачыкланмаганлыктан, кара һәм якты көчләр, изгелек һәм явызлык арасындагы мәңгелек көрәш дәвам итеп, мәкер йокламаганлыктан, һавада туктаган сугыш җирдә дәвам итә һәм Хакыйкать ныкланганчы дәвам итәчәк иде.

(монда өзәргә була)

Шуңа күрә Газетдин белән Михаил Җиңү Алиһәсенә байрак элгән арада, бакыр арба төбендә ял иткән коралла­рын яңадан кулларына алып, үзләре чыккан тәрәзгә кире килделәр. Чарлакта инде егермеләп сугышчы җыйналган иде. Куанычларының чиге булмады. Әзмәвердәй ирләр, өч төркемгә бүленеп, туп уйнаткандай җиңеллек белән, җыйнак гәүдәле Маковны, Заһитовны һәм Мининны һавага чөйделәр. Мондый зурлауларга өйрәнмәгән капитан егетләренә инәлде:

– Туктагыз, тилеләр! Комкорга шылтыратасы бар!

Бер минуттан генерал ПеревёрткинМаковның рапор­тын кабул итте:

– Иптәш генерал, минем егетләр 30 апрельдә 22 сәгать 10 минутта Рейхстаг түбәсенең көнбатыш фронтонында­гы хатынның янбашына Җиңү Байрагын беркеттеләр! Сезнең әмер үтәлде! Байракчылар төркеме командиры капитан Маков!

– Булдыргансыз! – диде куанычын кая куярга да белмәгән Перевёрткин. –Молодцы! Чын күңелдән котлыйм!.. Бөтен армия… бөтен фронт… барлык күпмилләтле совет халкы исеменнән!.. Мин сезне үзем килеп котлая­чакмын!.. Көтегез!..

Рейхстаг түбәсенә чынлап Җиңү Байрагы эленү турын­дагы хәбәр яшен тизлегендә барлык армияләр, фронтлар буйлап, илләр буйлап таралды.

Шатлыклы хәбәр бина эчендә атыш алып барган сол­датларда да горурлык тойгысы тудырды. Алар, кайнар яугирләр, сугыш мәшәкатеннән бер генә мизгелгә булса да аерылып, Газетдиннәр күтәрелгән чарлакны, Рейхстаг түбәсендә җилфердәгән байракны күз кырыйлары белән булса да күрәселәре килеп, югарыга ашкындылар. Га­зетдин баскыч төбен саклады, сакчыл Минин исә, пар­тия өйрәткәнчә, шундый кызыксынучы шаһитларның исемнәрен кәгазьгә теркәп барды…

Шулай да түбәдә байрак җилфердәтү белән эш бетмәгән, киресенчә, башланган гына булган икән. Безнең артилле­рия үткәргән әзерлек вакытында подвалга төшеп котылган, аннан, Рейхстаг безнең кулга күчкәннән соң, үзләренә генә билгеле «ярык»лардан төрле катларга үрләгән фа­шистларны бүлмәләрдән төтәсләп чыгару өчен сугыш кызганнан-кыза барды. Рейхстаг бинасын тыштан яулауаның эчендә барган операцияләрдән шундый үзенчәлеге белән аерылып торды: яхшы таныш позицияләрен биләп, яшеренергә өлгергән фашистлар котырып каршылык күрсәттеләр. Газетдингә бу гөрбиян бина да фашистның кикрикле фуражкасына охшап күренде. Дөресендә, хәзер җимешләре коелып беткән җимерек әрҗәгә әйләнгән парламент бинасы бары тик 2 майның кичендә генә безнең кулга төште. Кёнигсплацмәйданындагы траншеялар белән Рейхстаг арасында яшерен җир асты юллары булып чыкты. Шуннан кергән бертөркем фашистлар түбә баскычын кире кайтарып, безнекеләрне Рейхстагтан тар-мар итәргә маташты. Тагын да кул сугышы кабынып китте. Яңадан кузгалган көчле атыш вакытында – сугышның 1410 нчы көнендә – Газетдин беренче һәм бик тә авыр ярасын алды. Ядрә «Батырлык өчен» медален һәм партия билетын тишеп, йөрәктән нибары 1 сантиметрда сулдарак үтәли чыккан иде. Партбилет канга баткан – укырлык түгел. «Кирәк кеше укыр», – дип, аны парторг Минин үзе белән алып торды. 25 кешедән, юл уңаенда аларга өстәлгән ВасяФамильскийны да кертен санаганда, алтау гына калганнар икән. Санитарлар килгәнче, аңа беренче ярдәмне бәгырь дусты СашаЛисименко күрсәтте. Шундый якын көрәштәшләрен югалтудан аңга да килергә өлгермәгән егетләр, башта аның салынып төшкән башын күтәреп, чәй эчерергә тырыштылар. Ул күзен ачты. Газетдин ифрат та арыган, алҗыган иде; иреннәре тутык тимер кебек күгәргән, күз төпләре кара көеп, эре шадралы яңаклары эчкә баткан. Ничә көн-төн ял-йокы күрми, керфек тә какмый уяу булып, ут эчендә йөреп кара әле син! Каны күп аккан. Солдатны госпитальгә алып китәргә теләделәр. Әмма ул: «Түбәдәге байракны корпус команди­рына тапшырмый торып, беркая да китмим», – дип баш тартты. Газетдин яралы хәлендә дә, ыһ та итми, беренче каттан икенче катка, чыгыр астындагы баскыч төбенә күтәрелеп, байракның исән-имин булуын таң атканчы өч тапкыр тикшерде. Байракчылар иртәнге 5.00 сәгатькә кадәр, түбәгә артык беркемне җибәрмичә, байракларын алмашлап сакладылар. Бераздан баскыч төбенә батальон командиры Неустроев үзе килде. Кулы күкрәгенә асылган һәм хәле мөшкелләнә баруы аркасында артлы урындыкка киерелеп яткан Заһитовтан аерылып, Минин:

– Иптәш капитан, Маковның штурм төркеме сездән түбәгә чыгып, Җиңү Байрагының Рейхстаг түбәсенә эленгәнлегенәшаһитлык итүегезне һәм байракны батальон сагы астына алуыгызны үтенә, – дип мөрәҗәгать итте.

– Мин теләсә кем кушканны түгел, сугыш шартла­рындагы оккупацион устав кушкан бурычларны гына үтим! – дип кычкырды гадәттән тыш ярсыган Неустроев, кулындагы маузеры белән Балтика матросы кебек уңга-сулга селтәнеп. – Рейхстаг хәзер минем батальон кулында!.. Минем рөхсәттән башка Рейхстагта песи мыегы да селкенмәскә тиеш!1..

Маковчылар ниндидер «оккупационустав»лар хакында беренче тапкыр ишетә иде. Гомумән алганда, яхшы күңелле, кешелеклеНеустроевныңмаковчыларга карата бинаның безнең кулга күчәр алдыннан гына шулай кискен үзгәрүе һич аңлашылмады.

Кичәге комбатның болай гасаби тотышында байракчылар үзләренә янаган шом, куркынычны тойдылар. Болай да беләләр: маковчыларны генерал Шатилов буйсынуындагы Зинченкополкында да, Зинченко буйсынуындагы Неустроев батальонында да яратып бетермиләр. Ни өчен дигәндә, Маков төркемендәге 136 нчы бригада артилле­ристлары аларга вакытлыча тагылган «вагон», ягъни алар Рейхстагка байрак элү өчен «командировкага килгән ва­кытлы әтәчләр». «Ашка төшкән тараканнар». Шуңа күрә көнчелекләре– көнгә, кыланышлары кырга сыймый. Имеш, читтән китермәсәләр, үз пехотасы элә алмыймыни байракны?! Шул ук комбат Неустроев аркасында Минин чак кына үзен һәм башкаларны шартлатмады. Бу болай булды. Шушы әрепләшүдән күпмедер вакыт үткәч, нин­дидер ярыктан бертөркем фашистлар сытылып чыкты. Неустроев аларны граната белән тончыктырырга боер­ды. Минин боҗрасын суырып алып, гранатасын ыргытам дигәндә генә, шул ук Неустроев нишләптер «Ыргытмас­ка!» дигән боерык бирүгә, баскычлар мәйданчыгына, дистәләрчә офицерларын ияртеп, корпус командиры Перевёрткин килеп керде. Аның белән армиянең сәяси бүлеге җитәкчесе Лисицын да бар иде. Барысы үрә катты, һәм Минин кулындагы «менә шартлый, менә шартлый»дип торган гранатасын учына кыскан килеш шым булды. Ул бу мизгелдә койрыгы ишеккә кысылган арысланны хәтерләтте. Башында бер генә агармаган чәч бөртеге дә калмагандыр! Әгәр дә кулындагы боҗрасы алынган граната ниндидер бер уңайсыз хәрәкәттән соң… үзе бер хәл!.. Мондагы халыкны күккә очырса?! Сәгать төнге икенче яртылар булгандыр. Минутлар авыр танк булып өстенә ябырылды.

Маков комкор каршына килеп рапорт бирергә дигәндә, Перевёрткин, «Кирәкми!» дигән кебегрәк ишарә ясап, сул кулы орденнар белән тулган күкрәгенә асылган Газетдингә таба юнәлде.

–Заһитов! Туганкай!..

МаковЗаһитовка баш какты. Командирының теләген аңлаган Газетдин, чыраен сытмыйча елмаерга тырышып, урыныннан күтәрелде һәм көр тавыш белән:

– Иптәш корпус командиры! Капитан Маков җитәк­челегендәге төркем фашист Рейхстагы түбәсенә Совет­лар Союзының Җиңү Байрагын кадады! Ил җитәкчелеге куйган сугышчан бурыч үтәлде! Рапортны байрак элү­челәрнең берсе – өлкән сержант Газетдин Казыйхан улы Заһитов бирде!..

Һәм кочакларга дип барган комкор кочаклап өлгермәде, Газетдин үткер чалгы белән чабылган сарут үләне кебек урынында ауды.

Ул аңын җуйган иде.

Һәм бу 1 Май хөрмәтенә бирелгән соңгы корбан түгел иде.

Барысы Газетдингә ташланды. Йөгереп дустына ярдәм­гә килгән Минин кулында уч төбен ачарга ярамаган гра­ната барлыгын исенә төшереп тыелды һәм читкәрәк китеп басты. Ул япон самурае кебек динамитлы үлемгә дучар: ни биленә бәйләп йөрткән байрагын ташлап китә алмый, ни дусларына ярдәм итә алмый, ни меңләгән кеше кайна­шып сугышкан мәхшәрне ерып тышка чыга алмый иде. Ул, нәрсә булса да булыр дип, граната кыскан йодрыгын йомшартмыйча түзәргә булды…

– Нинди батыр! – диде пафос белән ай кебек балкыган сары политбүлек җитәкчесе Лисицын. – Кем? Каян?

– Татар, – диде янәшәдә генә басып торган Лисименко. – Татар. Башкортстаннан.

– Татарлар – Татарстанда, – диде Лисицын. –Башкортстанда башкортлар була, иптәш өлкән сержант.

– Ә ул Башкортстаннан татар, иптәш полковник, – дип төзәтте Лисименко. – Аларда киресе икән. Ул үзе шулай дия иде…

Лисицынның яшел күзләре яшен яшьнәтеп тонды. Рейхстагка байрак элгән шатлыклытөндә, көтмәгәндә гади сугышчыдан алган сәяси сабактан Лисицынның йөзе караңгыланды.

Газетдин аңына килеп күзләрен ачкандай итте. Ул саташа иде. Гитлер парламентының кирпеч валчыкла­ры белән түшәлгән идәнендә яткан Янагыш егетенең баш өстендә, әнә биектә-биектә, нурлы ак болытларда тәхет, тәхет өстендә ак сакалы белән тирә-якны нурлаган Баба утыра. Күз алдыннан бер-бер артлы үттеләр: ак сакаллы Баба ул Аллаһ икән. Аның артында газиз әткәсе Казый­хан, газиз әнкәсе Хөсникамал. Туганнары. Туган авылы. Алар артында газизе Саҗидәсе. Шушы инде Ватан була. Шулар гынамы? Ә кендек каның тамган газиз җир?! Иман, тел һәм җыр?! Изүче белән изелүченең уртак ва­таны була аламы? Сораулар җавапсыз калды. Табармы ул бу сорауларга җавапларны? Табармы, гомумән? Күз карасы күз кабагы эчендә оеп агарды, ул янә дә аңын югалтты.

Сәгать төнге икеләр чамасы булгандыр, атыш беразга тынып калды. Перевёрткин, кулы белән изәп, янына та­бибны чакырды.

– Өлкән сержантны армия карамагында булган бар­лык чаралар белән аякка бастырырга. Сез аның өчен шәхси җавап бирәсез, – диде дәМаковка мөрәҗәгать итте: – Сез, иптәш капитан, сезнең бишегезгә дә Советлар Союзы Героена документлар әзерләү өчен төркемегезне иртәнге 8.00 сәгатькә артбригада штабына алып киләсез! Калган катнашучыларга – Кызыл Байрак, Ленин орден­нары!

–Есть, алып килергә! – дип җавап бирде Маков.

Минин, гранатасын учында кыскан килеш, урынында агач булып каткан иде.

Генерал китүгә, Рейхстаг бинасына 380 нче полкның өлкән лейтенант Самсонов җитәкчелегендәге батальоны килеп керде. Самсонов белән Моабит төрмәсендә бай­рак алган байракчыларның аның батальонына бирелгән икенче төркеме командиры майор Бондарь, саплы байрак күтәргән ике байракчы бар иде. Алар Заһитов «сукмагы» буйлап мәйданчыкка күтәрелделәр. Кемнәр болар?

– Иптәш майор, сезгә корпус штабы вәкиле буларак, түбәгә чыгып, Җиңү Байрагының эленгәнлегенраславыгызныүтенәм, – диде капитан Маков. Аннан комбат Самсоновка таба борылды. – Шушындый ук үтенеч белән мин сезгә дә мөрәҗәгать итәм, иптәш өлкән лейтенант. Шәһадәтлек итегез!..

Майор да, өлкән лейтенант та ләм-мим дәшмәделәр. Бондарь артыннан ике байракчы сүзсез генә Газетдин тапкан чыгыр буйлап түбәгә күтәрелделәр, шулай ук тавышсыз-тынсыз, гүя гади бер эш, чабата киндерәсен бәйләгән кыяфәт белән бил сындырмыйча гына, тигездән торып, Җиңү Алиһәсе атының арткы аягына үз байракларын беркеттеләр һәм шундый ук тынычлык белән аска төшеп, янында шәфкать туташлары мәш килгән аңсыз Заһитовка игътибар да итмичә үттеләр дә киттеләр.

Шулай итеп, түбәдәге Беренче байрак астында Икенче байрак хасил булды.

Бондарь һәм Самсонов тарафыннан Беренче байракка карата күрсәтелгән мондый шомлы битарафлыкның явыз куәт булып югарыдан төшкәне сизелеп тора иде. Мондый кәпрәю маковчыларны бик аптыратты. «Әллә кулындагы бу гранатаны Бондарьга тондырыргамы соң?! – һаман үзе шартлау хәлендә булган Минин башыннан әнә шундый куркыныч уй үтте. – Алла сакласын, уч төбен яндыр­ган бу бәладән тизрәк котылырга кирәк». Каты кысудан йодрыгы да ойый башлады. Әмма аннан котылыр өчен бернинди форсат ачылмады. Киресенчә, мәшәкать артканнан-арта барды. Иртәнге сәгать дүртләр булгандыр, Рейхстагның астагы катына, бертөркемавтоматчыларияртеп, полк командиры Зинченко килеп керде, һәм үтә дә борчылган аһәң белән Неустроевкатекәлеп:

– Армия Хәрби Советының 5 нче санлы байрагы һәм аны эләргә тиешле сугышчылар кайда? – дип кычкырды.

– Мин мондый байрак һәм аны эләргә тиешле бай­ракчылар хакында беренче тапкыр ишетәм, иптәш пол­ковник1! – диде үз полкларында шундый махсус байрак барлыгын бөтенләй белмәгән Неустроев, командирына туры карап. – Беренче байракны Маков төркеме элде бит инде? Тагын нинди байрак?! Инде аңардан соң Бондарь төркеменнән дә байрак куйдырттылар. Үзегез күргәнсездер, Рейхстагның тышкы диварында дистәләгән байрак җилферди, иптәш полковник!..

– Сез бернәрсә дә белмисез, капитан! – дип җикерде Зинченко һәм, колбиләүче плантаторга хас хәрәкәт ясап, авыр гәүдәле Неустроевны читкә этәреп җибәрде. – Бай­рак та, байракчылар да сезнең батальон карамагында булырга тиеш иде!.. Моны сез белмәгәч, мин белергә тиеш­ме? Минем болай да эшем җитәрлек! Мин хәзер Рейхстаг коменданты! –Неустроев аптырап калды. Ул бу хакта тәүге тапкыр ишетә иде. Полк командиры исә бәйдәй ыч­кынгандай йөренде. – Мин маршал Жуков үзе билгеләгән беренче комендант булам!.. Әйткәнне үтәгез!..

Бу сөйләшүнең шаһиты булган һәм, гадәттәгечә, «ге­нераллардан да күбрәк белгән» сержант Щербина (андыйлар бездә буа буарлык!) байракның һәм аны эләргә тиешле сугышчыларныңГиммлер Йорты каршындагы бункерда –Зинченконың үзенең боерык пунктында әмер көтеп ятуларын җиткерде.

– Аларны кичектергесез бирегә, Неустроев! – дип та­гын җикерде Зинченко. – Байракны элү процедурасын башкару Рейхстаг коменданты тарафыннан сезгә – минем комбатыма тапшырыла!

– Берест! Кичектергесез! – дип боерды замполитына бу кадәр кычкырыш-акырыштан айный төшкән Неустроев. –Гиммлер Йортына! Ут булып!.. Алып кил!..

«Әллә чынлап та Зинченконың лепкәсенә утыртырга­мы бу динамитны?! – дип тагынкашынып куйды Ми­нин. – Кара әле, бу этбаш үз байракчыларының кайда икәнен дә белми!»

Утыртмас димә. Тәкать корыган чак. Әмма Ходай сак­лады. Зинченкосы да, шуны сизенгәндәй, китеп өлгерде.

Лисименко, Минин бу сөйләшүне ишетеп торды. Боб­ров белән Маков югарыда, байрак төбендә сакта торалар, Заһитов исә камфора һәм уколлардан соң аңына килә башлаган иде.

Иртәнге сәгать дүрттә, бәлки, бишенче яртыларбулгандыр, шартлаулардан кызарган Берлин күгендәалланып таң беленгәндә, Рейхстаг эченә инде Өченче, бу юлы затлы тышлыкларкидерелгән, тантаналы, үзләре дә белмәгән 5 нче санлы байракны күтәреп, Неустроевныңзамполиты бүкәндәй таза гәүдәсенә маковчылардагы кебек кыска күн трофей куртканы, үзенә бәләкәй булганлыктан тарта-суза кигән, нәтиҗәдә түгәрәк корсагы курткасыннан бүлтәеп чыккан лейтенант Берест, берсеннән-берсе какча күренгән сержант Егоров һәм кече сержант Кантария, командирлар кырылып беткәннән соң, әле кичә генә рота командиры итеп билгеләнгән сержант Сьяновныңбертөркемавтоматчылары керде һәм тантаналы атлам белән Коронация залы аша үтеп, маковчыларкүтәрелгән чыгыр каршына килеп туктады. Алар туйга ашкынгандай ашыга, ашкына иде. Берест түбәдә Өченче булачак байракны инде анда күптән җилфердәгән Беренче һәм Икенче байрак яныннан үтеп, Рейхстагның Беренче байракка каршы яктагы көнчыгыш фронтоныннан күтәрелгән король Вильгельмның атлы сынына беркеттеләр1.

Бу вакыйгаларны күз алдыннан кичергән Минин юләрләнер хәлгә җиткән иде. Ачуыннан үзе белән шушыларны да шартлатудан курыккан сержант яшен тизлеге белән теге очтагы бәдрәфкә очып керде һәм түшәлеп яткан фашист гәүдәләре аша гранатасын унитазга томырды…

1Чослык (диал.) – булдыклылык.

1Наҗагай– аҗаган, ут яктысы.

1Кайбер чыганакларда, мәсәлән, М.Мининның «Трудныедороги к Победе», Я.Шәфыйковның «Семнадцать интервью в концевека» дигән китапларында Неустроев нишләптер Рейхстагның бе­ренче коменданты буларак сурәтләнә. Башка чыганакларда, шул исәптән Жуков мемуарларында Рейхстагның бу вазыйфа иясе итеп полковник Зинченкоатала.

1Неустроевның бу байрак турында белмәве табигый. Армиянең тугыз берләшмәсенә тугыз байрак тектерү, тарату турында карар кабул иткән сәяси бүлек җитәкчесе полковник Ф.Лисицын җибәргән донесениеләрдә 5 нче санлы махсус байрак моңа кадәр беркайда да телгә алынмый. Шул ук Лисицынраславынча, байракның проектын, урак-чүкеч сурәтен һәм аста сап янындагы «5» саный армия рәссамы Бунтов төшерә.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү