Рөстәм Миңнеханов көчле йогынты ясый торган Россия субъекты башлыклары өчлегенә кергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бик көчле йогынтылы Россия субъектлары башлыклары өчлегенә кергән. Бу хакта АПЭК төзегән апрель рейтингы мәгълүматлары буенча билгеле.

Аның уртача баллы 7,5 тәшкил итә. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин (8,34) һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (7,65) гына узып киткән.

Рейтинг төзүчеләр әйтүенчә, әлеге чорда бәяләүгә йогынты ясаган мөһим факторларның берсе — Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы, аның нигезендә төбәк башлыкларының транспорт, социаль һәм туристик инфраструктураны үстерү буенча планнары.

 


Фикер өстәү