Путин коронавирустан вакцина ясатканнан соң үзендә антитәнчекләр күләме күпме булуын әйтте

Владимир Путин «Росия 24» каналы эфирында коронавирустан ясаткан вакцина нәтиҗәләре турында сөйләгән. Бу хакта Риа Новости хәбәр итте.

Анализны алдан алулары турында әйткән Президент.

«Сез титрлар турында сорадыгыз, хәзер белгечләр позитивлык коэффициенты турында сөйли — ул минем 15 булып чыкты. Табиблар әйтүенчә, бу яхшы нәтиҗә», — дигән Путин.

Сүз уңаеннан: Путин 23 март һәм 14 апрельдә коронавирустан Россиядә җитештерелгән вакциналарның берсен ясатты. Ул үзен яхшы хис итүен әйтте.


Фикер өстәү