Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына «Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең яңа концепциясен эшләргә кушкан.
Концепцияне министрлык «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешма белән берлектә эшләячәк. Әлеге конкурсның ел дәвамында үткәрелүен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылуын исәпкә алырга, диелә «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәдә.
Яңа концепция 2021 елның 1 июненә әзер булырга тиеш. Владимир Путин «Ел укытучысы»бәйгесен ел буе дәвам итәә торган реалити-шоу төсле итү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.