Тәүфыйк Әйдинең улы: «Көн саен 100 бит татарча китап укыгач кына әти урамга уйнарга чыгара иде»

Тәүфыйк Әйдинең тууына – 80 ел  

Заман кануннарына яраклашмаган, кыйбласына тугры калган язучылар онытыла алмый. Шуларның берсе – Тәүфыйк Әйди. Татар каһарманнарын барлау өчен дөнья буйлап сәяхәт иткән, совет заманында тыелган темаларга алынган, тыелган әдипләрне дөньяга чыгарган шәхес ул. Аның сәяхәтнамәләрендә генә түгел, әдәби әсәрләрендә дә татар язмышы, тарихы. Бу көннәрдә Тәүфыйк Әйдинең тууына 80 ел тулды. Шул уңайдан аның иҗатын, тормышын искә алдык.

Галим Фоат Галиуллин, аның белән күрешү гаять авыр, ул гел сәяхәттә иде, дип искә алды:

– Тәүфыйк Әйди – үзенчәлекле язучы. Ул дөнья буйлап сибелгән халкыбызның, төрле төбәкләрдә генә димим, хәтта төрле илләрдәге вәкилләрен эзләп табып, аларның катлаулы үткән юллары, батырлыклары, каһарманлыклары, халкыбыз өчен янып яшәүләре турында бик күп сәяхәтнамәләр язды. Исәннәре белән очрашып, бакыйга күчкәннәре турында архивларда, чыганакларда эзләнеп, бик күп хезмәтләр калдырды. 2000 елда булса кирәк, мин Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә, 10 томлык хезмәтен алып килде. Әлбәттә, Тәүфыйк Әйдинең бик күп язганы, сәяхәт иткәне турында белә идем, ләкин шулкадәр хезмәт язгандыр дип, күз алдына да китермәдем. Ул чагында авырый иде инде, бу китаплар күз алдында торсын әле дип алып килүе булган икән.

Шул чагында ук улы Айнур Әйделдиновка игътибар иттем. Игелекле бала икәнен ел саен ача барам. Әтисе турында гел кайгыртып яши ул. 75 еллыгына дүрт томнан торган калын-калын китапларын бастырып чыгарды. «Җыен фонды» да Тәүфыйк Әйди турында китап бастырып чыгарды. Шулкадәр бай материал тупланган анда, исән чагында әллә ни ныклап аралашырга туры килмәде, бу китап исә аны миңа ачты дисәң дә була. Ни өчен ныклап аралашырга туры килмәде, чөнки ул һәрвакыт сәяхәттә иде. Ничә барсаң да, ул сәяхәттә ди торганнар иде.

Минем кулымда – 2016 елда чыккан китап. Аның маңгаена «Иң мөкатдәс мәгънәле яшәлә торган гомер – тарихи ватанда узганы. Иң зур мактауга лаек хезмәт – туган халкыңа багышланганы» дип язылган. Тәүфыйк Әйди шушы шигаренә гомер буе тугъры булды.

 Шагыйрь, публицист Газинур Морат әйтүенчә, ул матбугаттагы хаталарга борчылган, гамәлләре белән исә татар тарихына һәйкәл куйган:

– Миңа Тәүфыйк Әйди белән аралашырга да насыйп булды. Дөньядан китәренә бик аз калган иде,  редакциягә килде һәм бик озаклап сөйләшеп утырдык. Киңәшләрен дә бирде. Газеталарда киткән хаталарга борчылуын да белдерде. Бу бигрәк тә алынма сүзләргә кагыла. Ул хәзер дә зур проблема инде бездә.

Аннан соң аның томлыклары нәшер ителде. Миңа аның бер томының редакторы булырга насыйп булды. Ул том Татарстаннан читтә яшәүче татарлар язмышына кагыла иде. Анда кемнәр генә юк! Безнең татар казакъларга, үзбәкләргә, гомумән, бик күп халыкларга хезмәт иткән, аларның мәгърифәтен, мәдәниятен күтәргән. Миңа аның бу язмаларын уку гыйбрәтле булды. Бөтенесе белән диярлек очрашкан, бакыйлыкка күчкәннәре турында материалны берәмтекләп җыйган, татарны эзләп дөнья гизгән. Андый кеше башка юк та бит ул. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә Фәүзия Бәйрәмова аның эшен дәвам итә кебек. Әмма Тәүфыйк Әйдинең партия вакытында, коммунистлар вакытында шушындый бөек эшләр кылып йөрүе ул – иҗат батырлыгы да, шәхси батырлык та. Тәүфыйк Әйди, миңа калса, татар халкына һәйкәл куйган кешеләрнең берсе! Халык тарихын бөртекләп җыйган шәхес бит ул. Кайдан көч алган да, ничек ихтыяры нык калган! Юл чыгар өчен дә бит матди нигез кирәк. Ә ул гомерен, тормышын, байлыгын игелекле эшкә багышлаган. Без барыбыз да аның алдында бурычлы.

Айнур Әйделдинов, улы:

– Минем өчен әти гомер буе укытучы һәм дус булды. Кая гына барса да, мине үзе белән ала иде. Мин аңа чиксез күләмдә төрле сораулар яудыра идем. Ә ул аларның һәрберсенә тыныч кына, матур итеп җавап бирде. Элек аңлап бетермәгәнмен, хәзер үзем әти булгач кына аңлыйм: ул шундый сабыр булган! 3–4 класста укыганда татар телен оныта башладым, ә аннары акрынлап, гомумән, рус теленә күчтем. Әти бу күренешне, әлбәттә, кабул итә алмады. Ләкин ул беркайчан да тавыш күтәреп сүз әйтмәде. Русча сорасам, минем сорауларыма җавап бирми иде. Ә бервакыт ул мине бөтенләй урамга уйнарга чыгармый башлады. Көн саен 100 бит татарча китап укыгач кына минем өчен ишекләр ачыла иде.

«Казан утлары» басмасының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин аны Бөтендөнья татар конгрессы оешканчы аның функциясен башкарган әдип дип атады:

– Исән чакта аның белән аралашып булмады, әмма иҗатын яхшы беләм дип уйлыйм, чөнки диссертациям Тәүфыйк Әйди иҗатына багышланган иде. Аның сәяхәтнамәләрен дә, прозасын да укып чыгып, монография бастырдым. Әсәрләрен сайлап дүрт томлыгын төзеп чыгардык һәм әдәби кичәсен дә уздырдык.

Тәүфыйк Әйди – Бөтендөнья татар конгрессы оешканчы аның функциясен башкарган әдип ул. Илдә тимер пәрдәләр ачылганчы СССР буйлап татарларны барлап йөри, һәммәсе белән таныша, шәхесләрен барлый. Туксанынчы елларда ил чикләре ачылгач, Төркиягә, Германия, Кипрга һәм башка илләргә чыга. Ул «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире булып эшли, велосипедка утырып Мари, Киров өлкәсе татар районнарына барып, журнал өләшеп йөри. Ул эшләгән елларда «Казан утлары» зур тиражларга менә, хәтта редакциягә кисәтү дә ясала.

Журналда аның белән эшләгән хезмәткәрләр әле дә бар, алар аны фидакарь, затлы, зыялы, ипле һәм көчле мөхәррир дип искә алалар. Аның барлык әсәрләрендә татар язмышы. 1920 нче елларда Бохарада булган хәлләргә багышланган «Елан угы», Бөек Ватан сугышы әсирләре күзлегеннән чыгып язылган «Иблискә ришвәт» әсәрләрендә дә безнең үткәннәр.

Ул – көчле тюрколог та. 2019 елда Казахстанда булганда мин Олжас Сөләйманов белән сөйләштем. Ул аны төрки телләрдә иркен сөйләшә, бер телдән икенчесенә җиңел күчә иде дип искә алды. Тәүфыйк Әйди турында хәтер яши.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү