175 нче мәктәптәге терактта Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның балалары яраланган. Бу хакта Интертат хәбәр итте.
Аның ике баласы да атыш булган 175 нче мәктәптә укыйлар. Берсе – 8 нче сыйныфта, икенчесе – 3 нче сыйныф укучысы.
«Хәзерге вакытта балалар хастаханәдә. Хәзер балаларга операция ясыйлар. Шартлаудан кабыргаларына кыйпылчыклар кергән», — диде Рөстәм хәзрәт.