Мәктәптә һәлак булган кыз турында туганнары: «Ул аларның 10 ел көткән балалары иде»

Казанның фаҗига булган 175 нче мәктәп янына һәлак булган балаларның ата-аналары, якыннары җыела.

Кайгы килгән гаиләләрнең берсе белән “ВТ” хәбәрчесе аралашты. 15 яшьлек кыз әнисенең апасы менә ниләр сөйләде:
“Ул аларның кадерле балалары иде. Бергә ун елдан артык торгач, 32 яшендә тапты бит ул аны. Бала тапкач эшләмәде, ире кызыбызны тәрбиялә, диде. Ул балага 15 яшь кенә бит әле. Әнисе шулкадәр саклады аны, физкультура дәресләре урамда булганда, килеп карап тора иде. Отличница, акыллы бала…

Ялларда бергә булдылар, бүген… Мин бу баланың әнисенең апасы. Без барыбыз да бер тирәдәрәк яшибез. Кызым, энем белән бергә килдек. Балык Бистәсенең Иске Арыш авылыннан без. Кияү Арчадан. Башта балакайны таба алмый интектек. ДРКБга бардык, исемлектә юк, аннары гына белдек. Җыелышып алып чыкканнарын көтәбез. Атасына гына булса да алып кертеп күрсәтсеннәр иде дә бит… Хәер, анда чыдамас иде.”

Ата-аналарны ашыгыч ярдәм машиналарында балаларын тану өчен моргка алып киттеләр.


Фикер өстәү