Илсур Һадиуллин һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты

“Безгә килеп туган хәлләрне аңлау бик авыр – барлык укытучылар Казанның Совет районындагы 175 нче гимназиядә килеп чыккан вакыйгага карата зур тетрәнү кичерә. Без балаларны, укытучыны, мәктәпнең тагын бер хезмәткәрен югалттык. Без барча халык белән гаять зур югалту кичерәбез. Татарстанда яшәүчеләрнең барысы өчен дә коточкыч зур югалту бу!” –Татарстан мәгариф һәм фән  министры Илсур Һадиуллин фаҗига уңаеннан  шулай диде.

“Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телибез. Фаҗигагә бәйле рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына ярдәм күрсәтеләчәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәре мәгариф идарәсенең “Кайнар линия”ләре (+7(843)292-44-03, +7(843)292-37-04) ачылу турында искә төшерә.

Психологик ярдәм алу өчен түбәндәге телефон номерларын җыярга мөмкин: 7(843)277-00-00 (“Доверие” үзәгенең чиктән тыш ашыгыч  психологик  ярдәм күрсәтү  бүлеге), +7(800)200-01-22 (балалар, үсмерләр һәм ата-аналарның гомумроссия бердәм ышаныч телефоны).

Шулай ук +7(843)288-45-67 телефоны аша белгечләрдән консультация алырга мөмкин. Әлеге “Кайнар линия” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсендә оештырылган.


Фикер өстәү