Балаларга фаҗига турында ничек сөйләргә? (Психолог киңәшләре)

Балалар психологы Маргарита Гурьянова 175 мәктәптәге фаҗига турында балаларга ничек сөйләргә кирәклеген аңлаткан.

«Балагызны тыңлагыз һәм һәр соравына җавап бирергә тырышыгыз.

Ләкин бу хәлгә үз бәягезне бирмәгез.

Үз хис-кичерешләрегез турында сөйләгез.

Балагыз өчен куркуыгызны, аны бик яратуыгызны кат-кат искәртегез.

Аннан «Бу хакта ни уйлысың? Ниләр кичерәсең?» дип сорагыз.

Мондый вәхшилекне кылган баланың психик яктан сәламәт булмавын аңлатыгыз.

Мондый хәлгә юлыкканда нишләргә кирәклеге турында сөйләшегез.

Әгәр балагыз хисләре турында сезгез сөйләми яки профессиональ ярдәмгә мохтаҗ икән, кичекмәстән психологларга мөрәҗәгать итегез.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү