Республикакүләм ифтар бер минут тынлык белән башланды

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә республика күләм ифтар мәҗлесе бара. Ифтарда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.

Казан мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар килеп чыгу сәбәпле, республикакүләм ифтарның программасына үзгәрешләр кертелде: мөселманнар Татарстан мөфтиенә ияреп һәлак булучылар өчен дога кылды, ифтар алдыннан шушы куркыныч вакыйгага бәйле вәгазь сөйләнде.

Быел ифтар мәҗлесенә 5 мең кеше килде. Алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, башка төбәктән килгән кунаклар да бар иде.

Ифтарда катнашучылар санының быел ким булуын республикадагы эпидемиологик вәзгыять белән бәйләделәр.

Меңләгән мөселманга авыз ачар өчен пылау, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә һәм җиләк-җимеш, су, сок һәм башка тәм-томнар тәкъдим ителде.

Ифтарга азык әзерләү өчен 3 тонна ит (сыер ите), 1 тонна дөге, 2,6 тонна яшелчә, 4,5 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 500 кг чәк-чәк, 600 кг чикләвек, 300 кг печенье, шулай ук су һәм җимеш сулары сатып алынган.

Оештыручылар IX Республикакүләм ифтары истәлеге итеп барлык катнашучыларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Коръән басмасын бүләк ителде.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 волонтер җәлеп ителде.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү