Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Бүген күпме мөселман балалары зыян күрде»

«Казан Экспо»да бүген республика күләм ифтар мәҗлесе була. Анда 5 меңләп кеше чакырулы. Әлеге чара алдыннан Казандагы фаҗигага бәйле вәгазь укылды, мөселман кардәшләр бу хәлгә карата хәер-догада булуны сорады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтар башланыр алдыннан журналистлар белән аралашты.

— Исемнәренә игътибар итегез: бүген күпме мөселман балалары зыян күрде. Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның балалары авыр хәлдә, урынбасарым Илфар хәзрәтнең хәләле шул мәктәптә эшли. Аннан соң, бу егет мәчеткә йөрмәгән. Йөргән булса, бәлки, ул башка төрле булыр иде, — диде республика мөфтие.

— Ифтар — бәйрәм чарасы түгел, очрашырга бер сәбәп кенә. Шуңа да бүгенге мәҗлестән ваз кичмәдек, киресенчә, җыелышып дога кылырбыз дип уйлаштык, — дип шәрехләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Бүген күпме мөселман балалары зыян күрде»” язмасына фикерләр

  1. Исянмесыс! Мин Мячиткэ булдэм в Петербурге, хэир бирдем ульгэн туганнарыма, яшь Мулла Корган укыганда телефона узынег укып булды, бик кугельгя аур булды, в христьянстве такого нет, я хочу поменять веру на христианство, я не вижу веру в нашей вере.

Фикер өстәү