Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Бу афәт Газраилнең янәшәдә генә булуын кабат искәртте»

«Казан Экспо»да узган республика күләм ифтар чарасын оештыруда 600ләп волонтер катнашты. Мәҗлестән соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ярдәмчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Аның сүзләренчә, бу чарада төп кешеләр — волортерлар. Аларның ярдәменнән башка бернәрсә дә булмас иде, дип искәртте мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан мәктәбендә булган коточкыч фаҗига турында да искә төшерде.

— Диния нәзарәтенә көн буе шалтыратулар туктамады. Ифтар булачакмы, юкмы, дип сорадылар. Ифтар — ул бәйрәм түгел, күрешү өчен бер сәбәп. Теләсә нинди җыелу төрле сәбәпләр аркасында була ала: йә яхшы, йә начар. Без бергә ифтар оештырдык, дога кылдык. Бу бәла барыбызга да кагылды. Хәзрәтләребез гаиләләрен дә урап узмады бу афәт. Иртәгә хастаханәгә аларның балаларының хәлләрен белергә барырга ниятлим. Аллаһы Тәгалә безне шундый афәтләрдән сакласын. Бу бәла кабат безгә Газраилнең янәшәдә генә булуын исбатлады. Ни буласын беркем белми, игелек кылып яшәргә кирәк, — диде ул.


Фикер өстәү